tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә татар телен өйрәнү курслары эшли
Удмуртиядә татар телен өйрәнү курслары эшли

Удмуртиядә татар телен өйрәнү курслары эшли

Удмуртия Республикасында татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар ачылды. Әлеге курсларны Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге Удмуртия мили сәясәте министрлыгы ярдәмендә оештыра.

Республикада әлеге курслар барлыгы 24 төркемдә үткәрелә. 14 төркем агымдагы елның гыйнвар-май айларында, 10 төркем сентябрь-декабрь айларында эшләячәк.

Татар телен өйрәнү курслары Ижау шәһәренең Җәмигъ һәм Үзәк мәчетләрендә, Глазов, Можга, Сарапул мәчетләрендә, Сарапул шәһәренең Татар мәдәнияты үзәгендә, Сарапул районының Уральский авылы мәдәният үзәгендә, Сюмси авылы китапханәсендә, Сюмси районының Кильмезь авылы урта мәктәбендә, Камбарка районының Кама авылы китапханәсендә үткәрелә.

Татар телен өйрәнү курслары төрле яшьтәгеләргә аерым төркемнәр буенча үткәрелә: 3-4, 5-6 яшьлек, укый һәм яза белгән мәктәп укучылары һәм өлкәннәр өчен.

Башлангыч төркем белән татар телен өйрәнү әлифбадан, татар авазларын өйрәнүдән башлана. Укулар татар телен өйрәнү дәреслекләре, уку әсбаплары, татар халык әкиятләре буенча үткәрелә. Балалар төркемнәрендә дәресләр уен формасында уза.

Әлеге курслар татар телен саклап калуның төп нигезе булып тора. Ана телен өйрәнү курслары татар телен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Шулай ук әлеге курсларда укучылар татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм гореф-гадәтләре турында да өйрәнәчәкләр.

Илсур Миңнемуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*