tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсенең мактауга лаек мөгаллиме
Түбән Новгород өлкәсенең мактауга лаек мөгаллиме

Түбән Новгород өлкәсенең мактауга лаек мөгаллиме

Ел укытучысы – 2021

Укытучы һөнәренең дәрәҗәсен, абруен тагын да күтәрү, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү, бүләкләү, яңа эш алымнары, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максаты белән “Фән һәм мәгариф” дистанцион белем бирү үзәге 30 гыйнвар-7 мартта “Ел укытучысы – 2021” Бөтенроссия дистанцион  конкурс  оештырды.

Әлеге бәйгедә дистәләгән педагог арасында Түбән Новгород өлкәсенең Пильна районы Сафаҗай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Абдулхак кызы Зарипова да уңышлы катнашты: ачык дәресләр һәм мастер-класслар тәкъдим итте, аларның һәркайсында заманча технологияләрне, укыту методикаларын куллана белүен күрсәтте.

Нәтиҗәдә, Зөлфия ханым бәйгенең өлкә этабында җиңүче итеп табылган, ә Россия буенча ул икенче урынга лаек булган.

– Никадәр дулкынлану һәм шатлык хисләрен кичерүемне әйтеп бетерерлек түгел. Ике дистә елга якын эшләү дәверендәге казанышлар арасында бу югары уңыш минем өчен иң зурысы һәм иң әһәмиятлесе. Шушы җиңү киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә, яңа үрләргә омтылырга, тагын да зуррак максатларга ирешергә этәргеч булып тора. Конкурсны оештыручыларга, миңа һәрьяклап булышучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм, – дип уртаклашты Зөлфия ханым хисләре белән.

Без аны ихластан котлыйбыз, яшь буынга тиешле белем-тәрбия бирү эшчәнлегендә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Румия ХАМЗИНА

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*