tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар газеталарын ничек саклап калырга?
Татар газеталарын ничек саклап калырга?

Татар газеталарын ничек саклап калырга?

Казанда Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган әлеге форумда Россиянең унбиш төбәгеннән өч дистәгә якын каләм иясе катнашты. Безнең Ульяновск өлкәсеннән дә анда “Өмет” һәм “Күмәк көч” газеталары журналистлары чакырулы иде.

Мәртәбәле форумның беренче көнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очраштык. Ул конгресс эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Быел халкыбызның бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән чараларның күпчелек өлеше Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел булуга багышлап үткәрелгән. Бүгенге шартларда мәчетләргә ана телен, милли гореф-гадәтләр белән йолаларны саклап калып үстерү бурычы йөкләнә, диде ул. Милли Шура җитәкчесе бу мөһим эштә татар матбугатының роле турында да сөйләде. Хәзер редакцияләр газета чыгару белән генә чикләнмичә, үз сайтларын, социаль челтәрләрдә төркемнәрен булдырырга һәм алар аркылы милли, дини тормыш яңалыкларын оператив рәвештә халыкка җиткереп барырга тиеш.

“Киләчәктә без җирле автономияләр җитәкчеләре эшчәнлегенә газеталарда, соцчелтәрләрдә басылган хәбәрләр саныннан чыгып бәя бирергә ниятлибез. Әгәр мохтарият рәисе актив эшли, халык белән очраша икән, димәк, җирле газетада аның турында еш язачаклар”,- диде Васил Шәйхразыев.

Татар конгрессының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи безнең газетаның телеграм-каналы белән рәсми сайтын башкаларга үрнәк итеп китерде. “Өмет”нең телеграм-каналы тәүлек буе яңартылып тора, анда нинди генә хәбәр юк, аны профессиональ дәрәҗәдә алып баручыларга зур рәхмәт, диде ул.

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашуда татар газеталарын саклап калу юлларын эзләдек. Татарстан Хөкүмәте регионнарда чыгып килүче татар басмаларына киләчәктә дә ярдәм итәчәк, мисал өчен, грантлар программасы булдырырга ниятлибез, диде ул. Россия күләмендә билгеле “Татар информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе җитәкчесе Рәмис Латыйпов газета укучыларны кызыксындырырлык хәбәрләр әзерләү серләренә төшендерде. Хәзер халык кыскача гына язылган яңалыкларны укый, диде каләмдәшебез. Ә “Шәһри Казан” һәм “Без бергә” газеталарының баш мөхәррире Радик Сабиров социаль челтәрләрдә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның әйтүенчә, соцчелтәрләргә халыкны тарту өчен бары тик аккаунтларны һәрдаим яңартып торырга кирәк. Шулай ук “Салават күпере” журналы, “Тәртип” һәм “Китап” радиосы редакцияләре эшчәнлеге белән танышырга да өлгердек. Искиткеч бай эчтәлекле балалар журналын өйләребезгә яздырып алыйк, милли радио тапшыруларын тыңлыйк, җәмәгать, дип әйтәсе килә.

Форумның беренче көне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Хыйлый” комедиясен тамаша кылу белән тәмамланды. Аны караганнан соң, барыбыз да диярлек, бу дөньяда беркүпме дәрәҗәдә хыялый булып яшәргә кирәктер, мөгаен, дигән нәтиҗәгә килдек.

Ә икенче көнне Киров өлкәсенең Иске Пенәгәр авылына юл тоттык. Татарстанның Кукмара шәһәренә терәлеп үк утырган бу авылда 1200 милләттәшебез яши. Тырыш, булдыклы халык тора биредә. Сәүдәгәрлек белән шөгыльләнәләр. Шуңа күрә бу авылны электән үк “Икенче Мәскәү” дип йөртәләр икән. Берничә кибеттә хәмер – исерткеч эчемлекләр сатуны бөтенләй тыйганнар. 200 еллык тарихы булган мәчетләре беркайчан да ябылмаган. Хәзерге имамы Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов 2006 елда аны капиталь ремонтлау чарасын күргән. Сок-лану тудырырлык, күпләргә үрнәк булырлык имам ул. Авыллар һәм гаиләләр тарихына багышлап китаплар чыгара, гарәп имлясы белән язылган иске китапларны татарчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Мәчет йорты уртасына кое казытып куйган. Биш вакыт намазны укыйбыз, җомгаларга 15-20 кеше җыела, ә гает көннәрендә халык мәчеткә сыймый, ди ул.

Киез итекләре һәм югары сыйфатлы табалары белән дөнья күләмендә дан тоткан Кукмара районының “Хезмәт даны” газетасы редакциясендә, төгәлрәк әйткәндә, “Кукмор информ” мәгълүмат үзәгендә дә булдык. Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган әлеге үзәктә 22 кеше эшли. Татар һәм рус телләрендә газета чыгаралар. Телевидение һәм радио тапшырулары бар. Газетаның баш редакторы Гөлгенә Шәрипова әйтүенчә, аларны да газетаны халыкка җиткерү мәсьәләсе борчый. Бездәге кебек үк, Кукмара районының кайбер авылларында почта бүлекләре ябылган яки почтальоннар юк. Районның почта машинасы газеталарны авылдагы берәр кибеткә илтеп ташлый, пенсионерлар аны атна саен шуннан барып алырга мәҗбүр икән. Менә шул проблеманы ничек тә хәл итә алмыйбыз, югыйсә, почта подписка бәясенең күпчелек өлешен үзенә ала, ди Гөлгенә ханым.

Форумның соңгы, өченче көнендә дә татарча газеталарны саклап калу, тиражларны киметмәү мәсьәләсе турында фикер алышуны дәвам иттек. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев фикеренчә, газетаны тарату эшенә җирле татар оешмалары активистларын җәлеп итәргә мөмкин. Удмуртия татар автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова бу уңайдан үзләрендәге “Яңарыш” газетасын альтернатив рәвештә тарату тәҗрибәсе белән бүлеште. Без депутатлар, урам комитетлары рәисләре, мөфтият, автономиягә йөрүче активистлар, татар эшмәкәрләре, ана теле укытучылары, автономиянең район бүлекчәләре җитәкчеләре ярдәмендә 3 меңгә якын кешене газетага яздырабыз, диде ул. Марий Эл Республикасы Бәрәңге районының “Безнең тормыш” һәм “Якташлар” газеталары редакторы Фәнил Мусин почта хезмәтләреннән бөтенләй баш тартып, газетаны редакция көче белән генә таратулары турында сөйләде. Ә Самараның “Бердәмлек” газетасы мөхәррире Эльмира Варфоломеева газеталар бөтенләй ябылып беткәнне көтеп тормыйча, чаң сугарга, почта эшен тамырдан үзгәртүне сорап, Россия Хөкүмәтенә хат язарга тәкъдим итте.

“Татарстан – Яңа гасыр” телерадио-компаниясе генераль директоры, Татарстан Журналистлар союзы рәисе, Дәүләт Советы депутаты, татар конгрессының матбугат чаралары белән эшләү комитеты җитәкчесе Илшат Әминов регионнардагы татар журналистларын чын геройларга тиңләде. Татарстан сезне беркайчан да ярдәменнән ташламас, сез безнекеләр, сез милләткә хезмәт итүчеләр, диде ул.

Татар журналистлары форумы “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” интернет-бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Исхак ХӘЛИМОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*