tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 4 ноябрь көнне Казанда “Сәнгать төне” Бөтенроссия акциясе узачак
4 ноябрь көнне Казанда “Сәнгать төне” Бөтенроссия акциясе узачак

4 ноябрь көнне Казанда “Сәнгать төне” Бөтенроссия акциясе узачак

Ул кичке сәгать алтыдан төнге унбергә кадәр дәвам итәчәк. Концерт, күргәзмә, остаханә, квест, викторина, әдәби кичә, шәхесләр белән очрашу һәм башкалар – бер кичтә 60ка якын чара көтелә.

“Сәнгать төне” акциясе ТР Милли музейда, Тукай, Горький, Шаляпин музейларында, “Шәрык” клубында, Яшь тамашачылар театрында үткәрелә. Әлеге чараларда танылган татар актерлары да катнаша.

Тукай музеенда Арчаның “Җидегән чишмә” халык театры әзерләгән тамаша, шигырь укулар һәм традицион чәй эчү булачак. Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында Гадел Кутуй белән Һади Такташның очрашу киче күрсәтеләчәк. Кариев театры артистлары 1930 елның 15 май кичен гәүдәләндерәчәк. Ике шагыйрьнең шигырь укуларын гына түгел, ә нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә тыңлап булачак.

“Шәрык” клубында ХХ гасыр башындагы мохит булдырылачак. Камал театры актерлары шул чордагы “Шәрык” клубы эшлеклеләре Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская рольләрен уйнар дип көтелә. Театр оркестры солистлары һәр катта музыкаль әсәрләр башкарачак.

“Сәнгать төне” акциясе кысаларында үткәреләчәк барлык чараларга да керү бушлай.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*