tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Jadidfest – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале узачак
Казанда Jadidfest – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале узачак

Казанда Jadidfest – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале узачак

Милли китапханәдә 5-6 ноябрь көнне «Дастан» иҗади башлангычларны үстерү оешмасы Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәме белән Jadidfest – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале узачак. Аның төп темалары – ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, тел тәрбиясе.

Искәртеп узарга кирәк, Jadidfest беренче тапкыр 2015нче елда оештырылды. Аның кысаларында дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, биючеләр, шагыйрьләр, активистлар яңа форматларны үзләштерәләр.

Чаралар турында кыскача:

«Казан каһарманнары» комикслар күргәзмәсе. Универсаль зал. Ачылыш – 5 ноябрь 14.00 дә. 0+.

Ике атналык лаборатория вакытында яшь рәссамнар башкаланың билгеле шәхесләре турында хикәяләр ясады. Куратор – Лилия Косолапова, сценарий буенча белгеч — Гөлнара Әхмәтова.

«Йомшак урман» чилл-зонасы. «MON» театраль мәйданчыгы. 0+ “Йомшак урман” ны сезнең өчен рәссам Алия Гайнуллина һәм шагыйрә Миләүшә Гафурова әзерлиләр.

 

Реклама

«Әдәби Jadid» китаплар җыелмасы.

Китап ярминкәсе: Казан рәссамнары, Татар китап нәшрияты, «Юлбасма», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларыннан балалар китаплары, стикерлары, комикслары.

5 ноябрь 

12:00-15:00. «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» – татар телен өйрәнүдә очрый торган проблемалар. Күргәзмә залы. Куратор – Аида Яруллина.
12.00 Ләйлә Нурмөхәммәтова, «Сабыйлар» үзәгенең үсеш директоры. «Татар баласында икетеллекне саклап калырга нәрсә комачаулый? Установкаларга каршы нейропсихология һәм педагогика белемнәреннән 5 факт».
12.30 Галия Гыймадиева, «Безнең мәктәп» һәм «Сабыйлар» балалар үзәге психологы. «Туган телгә мәхәббәтне ничек уятырга?».
13.00 Зилә Фәйзуллина, «Салават Купере» һәм «Сабантуй» журналларның баш мөхәррире. «Мультимедиа аша тәрбия бирү».
13.30 Гүзәл Хәсәнова, «Юлбасма» нәшрияты җитәкчесе. «Бөҗәкләр алдаша беләме: балалар тәрбиясендә китап роле».
14.00 Гөлнара Нурмөхәммәтова, «Казан сөлгесе» остаханәсе җитәкчесе. «Телебезне саклап калуда гореф-гадәтләрнең һәм исламның роле».
14:30 Алимә Сәләхетдинова, Alima Academy җитәкчесе. «Татар теленең үсеше»
13:00 – 17:00. «Сәгать саен бер җыр» – балалар өчен яңа җырлар һәм музыка иҗат итү лабораториясе. Тамашачы сайлаган темага музыкантлар, шагыйрьләр, җырчылар яңа хитлар яздырырлар. Куратор – Ильяс Гафаров.
15:00 – 16:00. Jadid Power Point – яшүсмерләр белән эшләүче оешмалар презентациясе: Ачык университет, Университет талантов, Архидети, Китап йорты, UrbanTatar, Qul eşe. Куратор – Галиябану Минһаҗи.
16:00 – 18:00. Әти-әниләр өчен психолог белән очрашу. Гүзәл Хисмәтуллина. Балалар һәм яшүсмерләр, җенси тәрбия.
18:00-21:00. Милли кино һәм анимация. «Время кино» белән берлектә. Адилә Хайбуллина алып бара.

6 ноябрь

12:00-15:00. «Укымыш» – «САФ» балалар радиосы белән бергә татар телендә әсәрләр уку.
12:00-14:00. «Китап ясау» – китап-панорама ясау буенча мастер-класс.
14:00-16:00. Мини-спектакль әзерләү буенча гаилә лабораториясе.
15:00-18:00. «Шигырь лабораториясе» – шигырь язу һәм зин чыгару. Гүзәл Закирова һәм Миләүшә Гафурова белән белән шигырь язарга өйрәнербез һәм беренче зинны бастырырбыз.
18:00-19:00. Музыкаль кичә. Almet Music Lab альбомы презентациясе.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*