tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемерово шәһәрендә XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды
Кемерово шәһәрендә  XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Кемерово шәһәрендә XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кемерово шәһәренә килде.

Биредә 2023 елда XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Цивилев Татарстан делегациясен Кемеровода кабат күрүенә шат булуын белдерде. Ул 2023 елда биредә XXIII Федераль Сабан туе узачагын билгеләп үтте.

-Киләсе елда Кемерово өлкәсендә шулай ук  III Халыкара шахтерлар Сабан туе да булачак,-диде Сергей Цивилев. Бу Сабан туйларда уздырыла торган ат чабышларына да, башка чараларга да Себер төбәкләреннән делегация килергә тиеш. Шулай ук мотоцикл ярышлары белән берлектә, парашюттан сикерүчеләр фестивален дә уздырырга тәкъдим итәм. Әлеге чаралар аша бәйрәм кунаклары төрле халыклар мәдәнияте белән таныша алачаклар.

Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе җитәкчелегенә 2 ел рәттән Халыкара шахтерлар Сабан туе уздыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул 2023 елда узачак XXIII Федераль Сабантуй өчен Татарстан Республикасыннан Лениногорск муниципаль районы һәм ТР Мәдәният министрлыгы җаваплы булуын әйтте.

-Бу Сабан туйга киләсе елда Калининградтан Сахалинга кадәр БТК линиясе буенча делегациянең килүен көтәбез. Шулай ук Халыкара шахтерлар Сабан туена Кемерово өлкәсенең төрле район һәм шәһәрләренең татар оешмаларын, беренче чиратта, ветеран шахтерларны чакыруны игътибарга алырга кирәк,-диде Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура  рәисе.

Очрашу вакытында 2023 елның 28-29 июнь көннәрендә биредә Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясен үткәрү турында карар кабул ителде.

– Бүгенге көндә 2023 елда XXIII Федераль Сабан туйны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты расланды. Аның составына 33 кеше керә. Алар арасында ТР Министрлар Кабинеты һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Лениногорск районы вәкилләре бар, – дип сөйләде мәдәният, спорт һәм туризм мәсьәләләре буенча губернатор урынбасары Сергей Алексеев.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Кемерово өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Середюк Илья, мәдәният, спорт һәм туризм мәсьәләләре буенча губернатор урынбасары Сергей Алексеев һ.б. катнашты.

XXIII Федераль Сабан туена әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы ноябрь аенда узачак.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*