Чын мәгънәсендә милләтпәрвәр, халык язмышы өчен янып яшәгән бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне дә, мәңгелеккә күчкән көне дә апрель аена туры килгән. 15 апрельдә аның вафатына 110 ел тулды, ә 26сында – аның туган көне.
Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Шуңа, Тукаебыз истәлеген саклап, хөрмәт итеп буыннан-буынга тапшырырга тиешбез.
Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстанда гына түгел, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче милләттәшләребез, төрле кичә-чаралар оештырып, аны сагынып искә алалар. Самара татарлары да бу вакыйганы зур әзерлек белән билгеләп үтәләр.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, авыл Мәдәният йортларында матур кичәләр оештырыла.
Мәсәлән, быел Камышлы авылы урта мәктәбендә 2 – 9 сыйныф укучылары катнашында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган конференция узачак. Ә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары бөек шагыйребез шигырьләре буенча флешмоб уздырырга әзерләнәләр. Укучылар Тукай әсәрләрен яттан сөйләп видеога төшереп, интернет киңлекләренә таратырга ниятлиләр. Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбендә дә Габдулла Тукайның туган көнен ел саен билгеләп үтәләр. Шушы көннәрдә 5 – 8 сыйныф укучылары катнашында «Тукай эзләре буйлап» дип аталган әдәби марафон узачак. Шулай ук мәктәп күләмендә «Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты» темасына иншалар бәйгесе игълан ителгән. Татар халкының гимны авторының туган көнен билгеләп үтәргә балалар да, мөгаллимнәр дә зур тырышлык белән әзерләнәләр.
Габдулла Тукайның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Тукаебыз һәр татар күңелендә яшәсә, милләтебезнең киләчәге дә өметле булачак.
«Бердәмлек».
Чыганак: samtatnews.ru