tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкы өчен мәңгелек юл сызган шагыйрь
Татар халкы өчен мәңгелек юл сызган шагыйрь

Татар халкы өчен мәңгелек юл сызган шагыйрь

Чын мәгънәсендә мил­ләт­пәрвәр, халык язмышы өчен янып яшәгән бөек ша­гыйребез Габдулла Ту­кай­ның туган көне дә, мәң­ге­леккә күчкән көне дә ап­рель аена туры килгән. 15 ап­рельдә аның вафатына 110 ел тулды, ә 26сында – аның туган көне.

Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Шуңа, Тукаебыз ис­тә­леген саклап, хөрмәт итеп буыннан-буынга тапшырырга тиешбез.

Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстанда гы­на түгел, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче мил­ләт­тәшләребез, төрле кичә-ча­ралар оештырып, аны са­гынып искә алалар. Самара та­тарлары да бу вакыйганы зур әзерлек белән билгеләп үтәләр.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, авыл Мәдәният йортларында матур кичәләр оештырыла.

Мәсәлән, быел Камышлы авылы урта мәктәбендә 2 – 9 сыйныф укучылары катнашында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган конференция узачак. Ә Самараның «Яктылык» татар мәктәбе укучылары бөек шагыйребез шигырьләре бу­енча флешмоб уздырырга әзерләнәләр. Укучылар Тукай әсәрләрен яттан сөйләп видеога төшереп, интернет киңлекләренә таратырга ни­ятлиләр. Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбендә дә Габдулла Тукайның туган көнен ел саен билгеләп үтәләр. Шушы көннәрдә 5 – 8 сыйныф укучылары катнашында «Тукай эзләре буйлап» дип аталган әдәби марафон узачак. Шулай ук мәктәп күләмендә «Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты» темасына иншалар бәйгесе игълан ителгән. Татар халкының гимны ав­торының туган көнен бил­геләп үтәргә балалар да, мө­галлимнәр дә зур тырышлык белән әзерләнәләр.

Габдулла Тукайның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Тукаебыз һәр татар күңелендә яшәсә, милләтебезнең килә­чәге дә өметле булачак.

«Бердәмлек».

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*