Бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу уза. Бу чара стратегия буенча төбәкләрдәге очрашуларның чираттагысы булып тора. Татарның стратегик документы эскизы бу юлы Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашстан һәм Мари Эл республикаларында гомер иткән милләттәшләребезгә тәкъдим ителде.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр милләттәшләребез белән очрашулар Урал, Көньяк һәм Төньяк Кавказ, Ерак Көнчыгыш, Себер федераль округларында һәм Башкортстанда узды.
Чараны Марий Эл Республикасы Татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Шакиров башлап җибәрде, М.В.Данилов Марий Эл Республикасы башлыгы һәм хөкүмәте исеменнән сәламләде.

Стратегия төзү бурычын конгресска ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләде. Ул июнь аенда узачак Изге Болгар җыенына проект халәтен алырга, ә 30 август көнне тулысынча кабул ителергә тиеш.