tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Мари Эл республикасындагы Татар милли-мәдәни мохтарият Советы әгъзалары белән очрашты
Васил Шәйхразиев Мари Эл республикасындагы Татар милли-мәдәни мохтарият Советы әгъзалары белән очрашты

Васил Шәйхразиев Мари Эл республикасындагы Татар милли-мәдәни мохтарият Советы әгъзалары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Мари Эл республикасындагы Татар милли-мәдәни мохтарият Советы әгъзалары белән очрашты. Искәртеп үтәбез, ул бүген эшлекле визит белән Йошкар-Ола шәһәрендә.

Очрашуда сүз шәһәр җирлегендә, рус телле мохиттә туган телне, гореф-гадәтләрне саклау проблемалары хакында барды.  Васил Шәйхразиевка 10 ел эшләгән көрәш мәктәбенең ябылуы һәм хәзер аерым мәктәп булмавы хакында да борчылып җиткерделәр. Ул яшьләрне үзенә тартып торган. 30 лап спорт мастеры әзерләп чыгарганнар. Васил Шәйхразиев әлеге мәсьәлә буенча төбәк җитәкчелегенә хат язарга кушты.

Милли шура рәисе Федераль сабантуе вакытында көрәш чемпионаты узачагын да ассызыклады. Милләттәшләребез татарча тапшыруларны күбрәк карарга тели. Татарча радио тыңлау мөмкинлеген Татарстан белән чиктәш булмаган районнарга да җиткерәсе иде, диләр. Васил Шәйхразиев теләк-тәкъдимнәрне исәпкә алырбыз, дип белдерде.

Милли шура рәисе Нижгар, Киров өлкәләре, Мари Эл һәм Чувашия республикалары татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*