tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе һәм Апас районы татар теле укытучылары үзара хезмәттәшлек итә
Ульяновск өлкәсе һәм Апас районы татар теле укытучылары үзара хезмәттәшлек итә

Ульяновск өлкәсе һәм Апас районы татар теле укытучылары үзара хезмәттәшлек итә

Татарстан республикасы белән Ульяновск өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турында 2013 нче елда килешү төзелгән иде. Шуның кысаларында Апас районы урта гомуми белем бирү мәктәбендә Ульяновск өлкәсе авыл-районнарында эшләүче татар теле укытучылары, ана телен өйрәтү факультативлары һәм түгәрәк җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре катнашында уку-укыту семинары узды.

Кунаклар башта район үзәгендәге балалар бакчаларында, район музеенда булды. Аннан соң укытучылар семинар эшендэ катнашып, бүгенге шартларда татар теле укыту, балалар бакчаларында этно-мәдәни эшне оештыру, проблемалар хакында сөйләште.

Ульяновск өлкәсе һәм Чувашиядән килгән укытучылар каршында чыгыш ясап, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгече Гөлия Мусина министрлыкның төбәкләр белән хезмәттәшлеге һәм  аларның дәреслекләр белән тәмин ителеше турында җиткерде.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*