КФУның актлар залы тәрәзәләреннән күңелне изрәтеп татар моңы агыла. Сәхнәдә хорчылар Ирнис Рәхимуллинның һәр хәрәкәтенә буйсынып, илһамланып, залдагы тыңлаучыларны сихри җыр дөньясында йөздерә. Бу күренеш менә инде 55 ел кабатлана. Студентлар, күк йөзендәге болытлар кебек, бер-бер артлы агыла, килә-китә тора, ә Ирнис абый, гадәттәгечә, һәвәскәр студентларны профессиональ җырларга өйрәтә…
Ирнис абыйны без дәресләрдә дәртле, шул ук вакытта йомшак, иркәли белүчән, кирәк вакытта сүзләре белән көч бирә торган укытучы буларак беләбез. Ә тормыштагы Ирнис абый нинди?
-Ирнис абый, иҗат юлын үзегез теләп сайладыгызмы?
— Минем иҗат юлым балалар бакчасыннан ук башланды. «Украин гопагын» бии башладык, ә аннан соң җырларга тотындым, — дип башлады сүзен Ирнис абый. — Мәктәпкә укырга кергәч, Пионерлар сараенда җырлый башладым. Совет чорында ул университетка тиң иде. Анда иҗатка яшел юл: акробатика, бал биюе, бильярд, спорт, хорда җырларга мөмкин иде. Барысы да бушка! Мин барысына да йөрдем. Яшьләрне баета да, тәрбияли дә ул.
Бервакыт Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан кешеләр килде дә, үзләренә җырчы яшүсмерләрне сайлап алды, чөнки «Русалка», «Кармен», «Пиковая дама», «Богема» һ.б. операларда балалар хорлары да катнаша. «Богема» операсында соло да җырладым әле. Шуннан бирле мин үземне Опера театрының солисты дип санадым. Бу вакытта бишенче сыйныфта укый идем, 12 яшь тирәсе иде миңа…
– Опера театрында эшләгән хормейстер ничек итеп Татар хорын оештырып җибәрә соң? Кемнең уе иде ул?
Хор капелласы белән дәртләнеп эшләгән чакта, аяз күктә яшен сукканмыни диярсең, миңа Татар халык хорын оештырырга һәм җитәкләргә тәкъдим иттеләр. «Рус капелласы бар, безгә татар хоры да кирәк. Без бит Татарстанда яшибез», — диде университет җитәкчелеге. Бер авыз сүз татарча белмим, ә миңа татар хорының җитәкчесе булырга кушалар. Югалып калдым. «Миннән булмый, туган телне белмим», — дим.
Ул вакытта илебездә бары тик бер идеология иде: совет милләтен тудыру. Автономияләрне бетермәсәләр дә, туган телләрне кистеләр. Казанда бердәнбер татарча белем бирә торган интернат-мәктәп калды. Аллага шөкер, бу сәясәт авылларга килеп җитмәде. Татар теле авылларда сакланып калды.
«Сез армиядә булдыгызмы?» – диләр. Әйе, дигәч: «Анда законнар шундый бит: белмисең — өйрәтәбез, теләмәсәң — мәҗбүриләтәбез». Күзләр курка, куллар эшли дигәндәй, эшкә тотындым. Беренче дәрестә үк сезгә ничек дәшим, дип сорадым. «Җәмәгать дип дәшегез», — диде татар студентлары. «Җәмәгать, мин сезне рус һәм француз телләренә, ә сез мине татарчага өйрәтегез», — дип килештек.
Француз теле дигәннән, мин аны әле дә бик яхшы беләм. Мин ул телгә гашыйк! Френсис Лейның «История любви» җырын хорчыларга — татар студентларына өйрәттем. «Былбыл» ансамбле биш тавышка җырладык. Француз җырлары бәйгесендә Гран-прига лаек булдык. Франциянең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле безнең җырлаганны тыңлады да, барлык катнашучылардан татар студентлары француз телендә иң төгәл башкарды дип танылды.
-Татар халык хорының «изюминка»сы нәрсәдә?
— Татар халык хоры — «халык» дип аталса да, жанры буенча фольклор саналмый. Без академик тавыш белән җырларга тырышабыз. Татар халык хоры зәвык хисе һәм җырлау культурасы булуы белән аерылып тора. Җырлау культурасы белән джаз, романс, халык, классик жанрларында да рәхәтләнеп җырларга була.
Хорның икенче үзенчәлеге — полиглот булуында. 55 ел эчендә без инглиз, латин, француз, грузин, итальян, кырым татарлары телендә җырладык. Төрле жанрларда гына түгел, төрле телләрдә дә җырлый алабыз.
Ригада «Козгын кунган имәнгә» дигән латыш җырын татарчага тәрҗемәсендә җырладык. Безне алкышларга күмделәр. Латыш халык җырының татар моңы белән кушылуы нәтиҗәсендә гадәти булмаган милли мәдәниятләр коктейле туды. Гомумән, безнең хор бөтен җирдә зур казанышларга лаек булды. Хорчыларны кая гына алып бармадым: Алма-Ата, Рига, Вильнюс, Хельсинки, Уфа, Самара, Әстерхан, Мәскәү, Волгоград, Санкт-Петербургта булдык. Татарстанның барлык районнарын диярлек йөреп чыктык.
-55 еллык тарихы булган хордан бик атаклы шәхесләр чыккан дип ишеттем?
— Татар халык хорының беренче катнашучылары — халык шагыйре Роберт Миңнуллин, тел галиме Хәлил Сәлимов, журналист Флера Низамова, «Татарстан яшьләре»нең элекке баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, әдәбият галиме Фәрит Бәширов, Флорида Фомина, Фәнзилә Җәүһәрова, Илдар Кыямов һ.б.
-55 ел гомер эчендә ничәмә-ничә буын студент Сезнең хор мәктәбен үткән. Яшьләрнең татар хорына карашы үзгәреш кичердеме?
— Аллага шөкер, хәзер татар студентлары татар телен белә, элегрәк белмәгәннәре дә килә иде. 10-20 ел элек хорга 40лап, 50ләп кеше йөрсә, хәзер ике тапкырга аз кеше йөри. Бу заман үзгәрүдән шулай. Хәзер һәр студент стипендия алуына карамастан, һәрчак эштә. Аның вакыты юк. Хәзерге яшьләр хорга барырга вакыт таба алмый. Бөтен проблема шунда. Замананың хәзерге яшьләргә төшкән йөге бу. Шулай да, яшьләр хорга йөреп, беренче концертларда катнашканда аларның канатлары үсә башлый, теләге арта.
Ирнис Әхмәдулла улы Рәхимуллин — 1942 елның 3 февралендә Казанда туа. 1962 елда Казан музыка көллиятен, 1970 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 15 ел консерваториядә укыта, 27 ел Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш хормейстеры булып эшли.
Татар халык хорын 1967 елдан бирле җитәкли. Хорның концертмейстеры — Венера Бакиева. Хорга шагыйрь Роберт Миңнуллин, «Ак бүре» нәшрияты директоры Дамир Шакиров, фән докторларыннан Мөнир Нигъмәтуллов, Фәрит Бәширов, Хәлил Сәлимов, журналистлардан Исмәгыйль Шәрәфиев, Җәүдәт Дәрзаманов, Флюра Низамова, Илгизәр Хәйруллин, Данил Гыйниятов, Илдар Кыямов һ.б. танылган кешеләр йөргән.
Зилә Мөбәрәкшина