Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына әзерлек бара. Май бәйрәмнәре алдында бер төркем татар ханымнары БТК Исполкомы бинасына җыелдылар. “Ак калфак” Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова белән бергәләп чара оештыруга бәйле эшләр барышы турында киңәштеләр, оештыру мәшәкатьләрен барладылар.
Инде хәбәр иткәнебезчә, II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены 2014 елның 15-17 маенда Казанда үтәчәк