tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре билгеле булды
Татарча көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре билгеле булды

Татарча көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре билгеле булды

Свердлау өлкәсе Красноуфимск шәһәрендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Турнирга илнең 15 төбәгеннән 124 спортчы катнашты.

15-16 яшьтәгеләр арасында рәсми булмаган команда ярышында беренче урынны Татарстан яулады. Башкортстан көрәшчеләре – икенче, Ырынбурлылар – өченче.  Татарстан көрәшчеләре: Вәлиуллин Эльмир (45 кг), Гафуров Радик (50кг), Хәкимханов Илмир (55кг), Фәләхов Ислам (60 кг), Мулләхмәтов Илнар (65 кг), Зарипов Фаяз (75 кг), Зинченко Денис (80кг), Демидов Вадим (+80кг) 9 уйналган алтын бүләкнең 8 ен яулап алдылар. Бер алтын медаль Ырынбурдан Айрат Сәмигуллин (70кг) бәхетенә тиде.

17-18 яшьтәгеләр арасында рәсми булмаган команда ярышында беренчелек Башкортстан спортчыларында булды. Икенче урында – Татарстан, өченчедә – Киров өлкәсе. Алтын яулаган Башкортстан көрәшчеләре:  Мөхтәсимов Булат (55кг), Калеев Динар (75 кг), Бәширов Рәсүл (80кг), Кашапов Илдар(85кг). Татарстаннан җиңүчеләр өчәү: Гадершин Булат(65 кг), Мәхмүтов Эрик (70кг), Дәүләтшин Ринат (+90кг). Калган алтынны Мари иленнән- Иванов Арслан (90кг), һәм Киров өлкәсеннән Әхмәтханов Илдан (60кг) алып киттеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*