Шушы көннәрдә бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче, сәнәгатькәр, алтын приискылары хуҗасы Дәрдемәнднең үлүенә 100 ел тулды.
Тиздән шагыйрьнең 162 нче туган көне дә җитәчәк.
20 нче октябрь көнне Татар китабы йортында Дәрдмәндкә багышланган «Видагъ» күргәзмәсе ачылышы булачак. Бер атна дәвамында без Сезгә күргәзмә турында тулырак сөйләргә һәм Сезне кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышачакбыз.
Дәрдемәнд яки Закир Рәмиев (чын исеме – Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) 1859 елның 23 нче ноябрендә Ырынбур губернасы, Эстәрлетамак өязе, Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа.
Башлангыч белемне гаиләдә, соңрак Моллакай авылы мәдрәсәсендә алган Дәрдмәнде 1880 елда Төркиягә китә, Истанбул шәһәрендә төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.
1881 елның ахырында Россиягә кайткач, абыйсы Шакир белән бергәләп, 1906 елның 21 нче февраленнән алар «Вакыт» исемле көндәлек газета һәм 1908 елның 10нчы январеннан «Шура» исемендәге әдәби-иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар. Бу басмалар 1918 елга кадәр чыгып килә.
«Вакыт» газетасының аерым саннарына берничә тапкыр арест, ә редакторына штраф салына. Газетаны саклап калу өчен Дәрдмәндкә байтак тырышырга туры килә.
1912 елда шагыйрьнең абыйсы Шакир Рәмиев фаҗигале төстә вафат булгач, газета-журнал чыгару мәшәкатьләре тулысы белән Дәрдмәнд җилкәсенә төшә.Дәрдмәнд I Дәүләт думасына депутат итеп сайлана. Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була. Ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларын җитәкли. Ул үз исәбенә чит илләрдә студентлар укыткан, татар мәктәпләре, мәдрәсәләре өчен дәреслекләр алып биргән.
1917 елгы Октябрь революциясеннән соң ул чит илгә чыгып китми, туган туфрагында торып кала. Алтын прискаларын Совет дәүләтенә тапшыра. Башта Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә кайта, мәдәният эшләре белән шөгыльләнә, татар орфографиясен камиләштерү проектларын төзи. Гражданнар сугышы беткәч, газета-журнал чыгару эшен яңартып җибәрү өмете белән яши.
Тик 1921 елның 9 нчы октябрендә, Оренбургтан кайтканда поездда салкын тидереп, Орск шәһәрендә вафат була.