tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Екатеринбург башлыгы белән очрашты
Милли Шура рәисе Екатеринбург башлыгы белән очрашты

Милли Шура рәисе Екатеринбург башлыгы белән очрашты

Бүген Екатеринбург шәһәре хакимиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәре башлыгы Алексей Орлов белән очрашты. Әңгәмәнең төп темасы Муса Җәлил истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган чараларда катнашу булды. Исегезгә төшерәбез, җирле вакыт белән 11:00 сәгатьтә “Халыклар дуслыгы” скверында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое М.Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы узачак.

Рәсми очрашуда шулай ук Свердловск өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты Альберт Абзалов, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев катнашты.

Әңгәмә барышында Хәйдәр Гыйльфанов Татарстан җитәкчелегенә мәдәни объектны урнаштыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. Һәйкәл ачуның өлкәдә яшәүче татарлар өчен зур вакыйга булуын әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*