Мин инде Бөтендөнъя татар конгрессы, аның эшчәнлеге турында күпмедер дәрәҗәдә әйтә килдем. Хәзер исә аның барлыкка килүен һәм кайбер гамәлләрен искә алып китәр вакыт җитте.
Җир шарына чәчелеп яшәгән милләттәшләребезнең Идел-Урал төбәгендәге кебек күпләп һәм шул ук вакытта Ерак Көнчыш яки Үзәк Россия төбәкләрендәге кебек азчылык тәшкил итеп гомер кичергән урыннары да бар. Америка, Австралия, Норвегия, Финляндия, Румыния кебек илләрдә аларның саннары меңнән дә артмый. Ләкин, азчылык булуларына да карамастан, алар шушы төбәкләргә махсус төсмер биреп тора. Чит илдә яшәүче бер милләтәшебез сүзләре белән әйткәндә, алар ашка салган тоз кебек үз тәмнәрен чыгарып торалар. Шунсыз аш тозсыз булыр иде… Ләкин алар гомер кичергән илләренә генә түгел, үз кавемнәренә дә турылыклы калып, милли бердәмлеккә омтылып яшиләр. «Кан тартмаса – җан тарта, җан тартмаса – кан тарта», – диләр. Бу, чыннан да, шулай.
Билгеле булганча, узган гасырның сиксәненче еллары ахырында ук үзгәртеп кору дулкынында СССРның төрле төбәкләрендә милли оешмалар барлыкка килә. Аларның төп максатлары – телебезне, гореф-гадәтләребезне, гомумән милли яшәешне тулысы белән аякка бастыру. Шул ук нигездә Марат Мөлеков җитәкчелегендә Бөтентатар иҗтимагый үзәге (БТҮ–ТОЦ) оешкан иде. Ул үзенең төп максатларының берсе итеп Татарстаныбызны союздаш республика итеп үзгәртүне билгели. Ни кызганыч, шушы саф күңелле зат арабыздан вакытсыз китеп барды.
Конгресс идеясен күтәреп чыгучыларның берсе – күренекле шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис булды. Без аның белән һәрвакыт дустанә мөнәсәбәтләрдә һәм фикердәшләр идек. Һәм шулай булып калабыз да. Аның шушы конгрессны төзү кирәклеге турыдагы хаты президентыбыз өстәленә ятты. Минтимер Шәриповичка бу идея бик ошады һәм эш башланып та китте. Бөтендөнья татар конгрессының тууы чын мәгънәсендә тарихи вакыйга булды. Ул татар милләтенең халәтен, яшәешенең төп проблемаларын күрә алды.
Ун ел дәвамныда, 1992 елның июненнән 2002 елның августына кадәр, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе булып тордым. Шушы вазыйфаны башкарганда бик күп кешеләр белән аралашып яшәргә туры килде. Аларның үзем өчен иң якыннары һәрвакыт минем кырыемда булдылар. «Сөембикә» журналының редакторы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасын барлыкка китерүче Роза ханым Туфитулова, «Дөнья» газетасының мөхәррире, «Азатлык» радиосының Казандагы җитәкчесе Римзил Вәлиев, «Мирас» журналы мөхәррире, тарих фәннәре докторы Флүн Мусин, Татарстан Дәүләт Советы рәисенең милли эшләр буенча комиссия җитәкчесе Разил Вәлиев урынбасарларым булдылар.
Безнең командага көчле белгечләр, милли рухлы шәхесләр, конгрессны эшләтеп җибәрергә сәләтле кадрлар тупланды. Оешманың беренче елларында конгрессның Башкарма комитетында Татарстан Фәннәр Академиясе Президенты Мансур Хәсәнов, республиканың мәгәриф министры Васил Гайфуллин, аннан соң шул вазыйфага билгеләнгән министр Фарис Харисов, мәдәният министры Марсель Таишев, матбугат һәм мәгълүмат министры Ислам Әхмәтҗанов, тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Мирфатыйх Зәкиев, ГТРК директоры Илгиз Хәйруллин һәм аның дәвамчысы, «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалы җитәкчесе Илшат Әминовлар бар иде.
Башкарма комитет үзенең эшен татар халкының санын, фигылен, шөгылен, милли холкын һәм сыйфатларын, региональ үзенчәлекләрен күз алдында тоткан концептуаль нигездә алып барды. Татарларның кайда яшәүләренә карамастан, аларның сулышын сизеп, бер ќан, бер тән булып яши башлауларына нигез салды, Татарстанның мөстәкыйльлеген ныгытуга үз өлешен кертте.
Башкарма комитет аппараты кечкенә иде. Ул вакытта кыйммәтле чаралар оештырырга, транспорт һәм сәфәр өчен зур чыгымнар белән эш итәргә мөмкинлек булмады. Аппарат җитәкчесе – моңа кадәр мәдәният министрының урынбасары булып эшләгән Лилия ханым Нарбекова иде. Җиң сызганып, җаны-тәне белән милли эшләребезгә бирелгән тарихчы Тәэминә ханым Биктимирова, техник эшләрне башкаручы компьютер белгече Люция Гыймадиева (Кутузова) хөкүмәт бинасының дүртенче катындагы бер бүлмәдә биш ел дәвамында эшләделәр.
Көндәлек эшләребезне, бигрәк тә төбәкләрдәге татар оешмалары белән мөнәсәбәтләрне җайга салудан башладык. Монда Роза ханымның эшчәнлегенә махсус бәя бирү кирәктер. Ул «Ак калфак»ның җирле оешмаларын төзеп, конгресс эшчәнлегенә бик күп хатын-кызларны җәлеп итте. Ун ел дәверендә оешма татар гаиләсенә, татар анасына, бала тәрбияләү һәм үстерүгә багышланган дистәләгән күркәм бәйгеләр үткәрде. Гомумән, конгресс эшен җайлап җибәрүдә гүзәл затларыбызның роле бик зур булды.
Республикабызның халыкара мәйданга чыгуында, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең өлеше бик зур булды. Бу шәхесне дөнья белә һәм таный. Аның исеме дөньядагы иң мәшһүр татарлар исемлегендә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәрдаим аның ярдәмен тоеп торды. Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, аның каршындагы Баш Архив идарәсе, министрлыклар, Фәннәр Академиясы безгә игътибарлы булды.
Без рәсми рәвештә дә, гадәти көннәрдә дә очрашып сөйләшеп тордык, барлык проблемаларны бергә хәл итә идек. Чит илләрдәге мәгълүмат системасы белән элемтәдә торучы Римзил Вәлиев мөһаҗирләр белән аралашты, «Татарстан» телерадиокомпаниясе белән конгресс Башкарма комитетының кыска дулкыннарда эшләүче радиоканалын җитәкләде. Татар газета-журналлары, гомумән, республикабызның мәгълүмат чаралары безнең эшчәнлеккә һәрвакыт ярдәм итеп торды. Һәм бу традиция хәзер дә дәвам итә дип беләм. Татар халкы ихтыяҗлары аерым затларга гына түгел, бик күпләргә, миллионнарча иманлы кардәшләребезгә газиз.
Эшчәнлегебезнең иң нәтиҗәле ысулы – Башкарма комитет тарафыннан уйлап табылган һәм дөреслеген тормыш үзе раслаган күчмә утырышлар турында сөйләү урынлы булыр. Без аны Татарстан җирлегендә – Түбән Камада башлап җибәрдек. Ул мәдәният, мәгариф, гомумән, татарның яшәеше турындагы утырыштан зур җәмәгатьчелек җыелышына, хәтта фәнни киңәшмәгә әверелде. Аның үтемле чара булуы расланды. Шуннан соң, татар конгрессы – җирле хакимиятне татар җәмәгатьчелеге белән килештерә алучы көч дигән фикергә килдек. Икенче күчмә утырыш Екатеринбург шәһәрендә үтте.
Саратов, Самара, Оренбург шәһәрләрендә һәм күп кенә район-авыллардагы татар мәктәпләре конгрессның, аның вәкилләренең ярдәмен тоеп яшәде. Самара өлкәсендә бу эшләрне Башкарма комитет әгъзасы, инде мәрхүм Равил абый Ягудин башкара иде. Ул авылларны әйләнеп, татар мәктәпләренең хәлләрен ныклап өйрәнеп, өлкә җитәкчеләре алдында мәсьәләне кабыргасы белән куя белә иде.
Шушы елларда Татарстан мәгариф министрлыгының 18 өлкә белән килешүе барлыкка килде. Бу зур эшләрне башкаруга ул вакыттагы мәгәриф министры Фарис Фахраз улы Харисов зур өлеш кертте. Әгәр да без Россия төбәкләрендә бары тик 232 446 укучысы булган 1638 татар мәктәбе эшләп килгәнлеген һәм Россиядә милләтебезнең күпчелеге яшәгәнлеген искә алсак, моның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңларбыз
Саратов өлкәсе губернаторы Дмитрий Федорович Аяцков белән яхшы һәм аңлашып эшләдек. Ул безнең татарларга бик җылы караштагы кеше. Алар аны шулай ук яратып һәм ярдәменә өметләнеп Дамир Фатыхович, дип кенә йөрделәр. Аңа бу бик тә ошый, шулай дип дәшкәндә йөзләре балкып китә. Татар бәйрәмнәрендә аның башында түбәтәй булыр иде. Гомумән, ул татар мәнфәгатьләренә игътибарлы булды. Татар гимназиясен аякка бастыруга да үз өлешен кертте. 1998 елда татар җәмәгатьчелеге белән очрашуы вакытында, быелгы уңыштан гимназиягезгә өлеш чыгачак дип ышандырган һәм нигездә вагъдәсен үтәгән иде ул. Нәтиҗәдә, гимназиягә үзе урнашкан бинаның тагын бер каты бирелде.
Кайчандыр Саратов урынында урнашкан Укек исемле татар шәһәренең 600 еллыгына багышлап, профессор Фрид Рәшитов җитәкчелегендә конференция үткәрдек. Бу шәһәр урынына һәйкәл өчен таш кую тантанасы да шул көндә булып үтте.
90 нчы еллардагы Санкт-Петербург губернаторы В. А. Яковлевны мин һаман җылы хисләр белән искә алам. Татарстанның андагы вәкиле Шамил Камил улы Әхмәтшин татарларны оештыру, аларның җирле хакимият җитәкчеләре белән якынлаштыру өчен күп көч сарыф итте. Аның тырышлыгы аркасында Таврический сараенда БДБ илләренең парламентара Ассамблеясенә Бөтендөнья татар конгрессын күзәтүче рәвешендә кабул иттеләр. Монда Яковлевның да роле зур булды.
Конгресста эшләгән дәвердә миңа еш кына Пермь, Ульяновск, Самара, Оренбург, Төмән, Новосибирск, Омск, Иваново, Әстерхан губернаторлары, Удмуртия һәм Якутия Президентлары белән очрашырга туры килде. Шушы аңлашулар нәтиҗәсендә милли эшләребез күпкә җиңеләйде.
Бервакыт Минтимер Шәймиев белән Борис Ельцин сөйләшкәннән соң Россия Президенты урыннардагы хакимиятләр алдына татар тормышына кагылышлы 17 йөкләмә-бурыч куйган иде. Кулдан килгәнчә без аларның үтәлешләрен дә барлый килдек. Күп урыннарда булырга туры килде. Шушы максат белән Владивостокка кадәр бардык, андагы җитәкче органнар белән әнә шул йөкләмәләрнең үтәлешен бермә-бер барлап чыктык.
Үтәлми калган вәгъдәләр булгандыр. Аларның берсе Әстерхан губернаторының татар театрына элеккеге бинасын кайтарып бирү вәгъдәсе иде. Ул аны үти алмастан, мәңгелеккә китте… Әгәр дә без җирле хакимиятләрне татар ягына бормасак, татар мәдәниятын, татар мәгърифәтен үстерүгә күндермәсәк, анда милли мәктәп тә, милли телебез дә, мәдәният тә булмас иде. Без һәрвакыт шуны аңлап эш иттек.
СССР таркалу белән Россиядән читтә яшәүче татарлар бездән аерылып калды. Алар тарихи Ватаннарыннан ераклашты. Аларга Казанда чыккан газет-журналлар килми. Шушы яңа илләр белән, андагы милләттәшләребез белән аралашу чараларын арттыру, багланышларыбызны ныгыту мәсьәләсе килеп басты. Монда безгә үзебездәге мәгълүмат чараларының җитәкчеләре белән дә һәм җирле хакимиятләрдәге шушы эшләр өчен җаваплы кешеләр белән дә эш итү кирәк булды. Белоруссия Президенты А. Г. Лукашенко, Кыргызстан Президенты Әскәр Акаев белән очрашкан вакытта да без шушы проблемаларны күтәрдек. Украинада, Белоруссиядә, Казакъстанда, Үзбәкстанда эшлекле очрашулар, файдалы сөйләшүләр булды. Казакъстанның Семипалатинск шәһәрендә нәтиҗәле чаралар үткәрдек. Шымкент шәһәрендә Башкарма комитетыбызның күчмә утырышында Казакъстандагы бөтен өлкәләренең, хәтта Кыргызстан, Үзбәкстан вәкилләре дә катнашты. Утырыш зур конференция төсен алды. Без анда уртак проблемаларны бергәләп чишү юлларын эзләдек.
Конгрессның башлангыч адымнары РФ төбәкләрендә чит илләрдә милли оешмалары төзү, аларның шул төбәкләрдәге хакимият, җирле халык белән хезмәттәшлеген җайлау татар милли тормышы һәм дәүләт органнары өчен зур яңалык иде. Иҗтимагый-сәяси тормышта татар хәрәкәтенә ышаныч белән карау, дәүләт белән халыкның хезмәттәшлеген җайга салу традициясе БТКның хәзерге чордагы казанышлары өчен нигез булып хезмәт итте.
Индус ТАҺИРОВ,
Татарстан Республикасы фәннәр академиясе академигы,
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының
1992–2002 еллардагы рәисе.
“ТАТАРЛАР” газетасы
2022 ел, февраль (165)