tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге
Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге

Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге

Теләче районында мартта Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Идел буе Болгарда Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Мөнәҗәтләр-хәтер бизәге» дип исемләнгән чара оештырды. Бу көнне мөнәҗәтләр һәм бәетләр яңгырады, мөнәҗәтләр аша  аерым алынган кешеләр һәм җәмгыятьнең уй-фикерләрен, борчуларын, хисләрен тапшырды. Мөнәҗәт-халык иҗаты.Халык арасында иң борынгы жанрларның берсе, мөрәҗәгать итүнең иҗади формасы. Бәетләр, мөнәҗәтләр –  поэзия генә түгел,  көйгә салып уку, уй- кичерешләреңне белдерү.

Рүзилә Гөмәрова,  Илһамия Вагизова, Флюрә Галәвиеваларның көйләгән мөнәҗәт чыгышлары  күңел түрен кузгалтты. Нурлыбаян Хәбибуллина башкаруында Коръән аятьләренең көйләрен дә соклану белән тыңланылды. Мәдәният йорты һәм китапханә җитәкчесе ислам үсешенең тарихы турында сөйләделәр, Ислам мәдәнияте традицияләре белән таныштырдылар, ислам тематикасы буенча әдәбиятка күзәтү ясадылар. Кичә ахырында тәмле сыйлар һәм татар халкының милли ризыгы “Зур Бәлеш”  белән чәй эчү оештырылды.

tulachi.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*