10 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Башкортстан Республикасының Стәрлебаш районыннан килгән «Эстәрле» татар халык театры артистлары белән очрашу булып узды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова катнаштылар.
Искәртеп узабыз, 10 ноябрь көнне, «Эстәрле» татар халык театры, «Идел йорт» төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында, Саетгалиев ис. Мәдәният йортында (Дәрвишләр бистәсе) Зөлфия Гизетдинованың «Давыл» дигән пьесасын тамашачыга тәкъдим иттеләр.