Кичә, 9 февраль, Бөтендөнья татар конгрессында татар контентын үстерүгә багышланган брейнсторминг узды. Чарада “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов һәм Татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитет җитәкчесе Алмаз Халиуллин катнашты.
Очрашуда татар контентын онлайн киңлектә үстерү, киң аудитория өчен отышлырак һәм кызыклырак итеп ясау турында фикер алыштылар.