tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Себер федераль округының һәм Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты
Васил Шәйхразыев Себер федераль округының һәм Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Себер федераль округының һәм Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кемерово өлкәсендә. Биредә ул Себер федераль округының һәм Кемерово өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге белән очрашты.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләп, бердәм булырга, алда торган бурыч һәм максатларны бергәләшеп тормышка ашырырга өндәде һәм федераль округларда уза торган җыеннар турында сөйләде:

-Округ утырышлары 2018 елда старт алды. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора. Без 2023 елны нәтиҗәле уздырдык: бик күп чаралар узды, төрле проектлар гамәлгә ашырылды. Киләсе ел да шулай ук бай булачак. 2024 елны ил башы Владимир Путин ил күләмендә “Гаилә елы” дип игълан итте. Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан 2024 нче ел “Шәхесләр елы” дип игълан ителде. Гаиләнең нигезен дә күркәм шәхесләр бизи. Һәр төбәкнең, авылның, урамның, гаиләнең үз шәхесе була. Күбебезгә билгеле әдипләр, сәнгать әһелләре белән беррәттән, бүгенге көн шәхесләрен дә барлап чыгу кирәк.

Ул март аенда узачак Россия Федерациясе Президенты сайлауларында татар иҗтимагый оешмалары вәкилләрен актив катнашырга чакырды.

Чара ахырында татар иҗтимагый оешмалары активистларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашу Татарстан Республикасының сәнгать осталары катнашындагы концерт белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*