Идел дулкыннары иңгән кара чәчле, яз матурлыгын чагылдырган яшел күзле, зифа буйлы ул. Алманнарны, французларны, итальяннарны һәм башкаларны күргән сәяхәт сөюче ул. Сүзебез — «Татар кызы — 2021» бәйгесенең республика турында җиңү яулаган Саба кызы Айгөл Котдусова турында. Айгөл белән сезне якыннанрак таныштырырга булдык.
Айгөл турында белешмә:
«1996 елның 11 октябрендә
Чаллы шәһәрендә тудым һәм 6 яшемә кадәр шунда яшәдем. Аннан соң без ике ел Казанда яшәп алдык. Ә соңыннан безне юллар әтинең туган ягына — Саба районы Казанчы-Бигәнәй авылына алып кайта.
Мәктәптә укыганда, мин спорт белән кызыксына идем. 2018 елда Казан Дәүләт аграр университетын һәм быел Бөтенроссия Дәүләт Юстиция университетын тәмамладым. Бүген юрист булып эшлим. Ә буш вакытларымда китап укырга яратам»
— Республика финалы — зур сынау артта калды. Син — җиңүче. Инде дулкынлану хисләрең бераз тынгандыр. Хәзер ниләр кичерәсең?
— Дулкынлану хисе артта калды. Беләсеңме, бу минем өчен көтелмәгән шатлык булды! Барлык кызлар да бу исемгә лаеклы иде бит.
— Сез ике атна дәвамында интенсив курс үттегез. «Татар кызы нинди булырга тиеш?» соравына җавап таптыңмы? Үзеңдә яңа сыйфатлар булдырдыңмы?
— Әйе, ике атна эчендә без шактый зур тәҗрибә тупладык. Бәйгегә килгәндә, ул — җыр һәм бию турында гына түгел. Әлеге бәйге мине үземә ачык булырга өйрәтте. Сәхнәгә чыкканым булмагач, бик борчылдым, финал алдыннан да каушадым. Юкка булган икән — мин бик ачылдым. «Татар кызы» — күпкә тирәнрәк бәйге, мин моңа үзем инандым. Ул милләтебез тарихына, милли киемнәребезгә кызыксындыруны арттырды. Без шәҗәрә буенча лекцияләрдә булдык, алар миңа әнием ягыннан сигезенче буын бабама кадәр табарга ярдәм итте. Үз әби-бабаларыңны барлау өчен этәргеч булды.
«Минемчә, татар кызы — акыллы, тыйнак, сабыр, үз тарихын, үз нәселен белгән һәм шуның белән горурланып, заман ритмы белән атлаучы»
— Сәяхәтче кыз да бит әле син. Кайларда булдың, кайларга барырга хыялланасың?
— Студент чакта энем белән бергә практика үтү өчен 6 айга Алман иленә киттек. Шунда без башка илләргә дә сәяхәт кылырга уйладык. Франция, Испания, Италия, Швеция, Ватикан, Нидерландта һәм Мароккода булдык. Аңа кадәр чит илгә чыкканыбыз юк иде. Ә хыялым… Кыш көне үзебездәге Байкал күленә барып кайтыр идем, шунда тимераякта шуасым килә! Тагын бер теләгем, балачак хыялым бар — Көньяк Кореяны күреп кайтырга телим.
— Менә хәзер сине яңа сәяхәт — Ташкент шәһәре көтә. Бу — аеруча дулкынландыргыч сәяхәттер?
— Ташкентка икебезнең беребез бара (икенче кыз — «Казан гүзәле» Илүзә Мәгъсүмова — ред.). Иң көчлебезнең баруын телим! Илүзә сайланса, мин аның өчен җан атарга барачакмын. Әлбәттә, бик дулкынландыргыч сәяхәт булачак ул.
— Балачагың турында да сөйлә әле. Бар нәрсә балачактан килә, диләр бит — нинди мохиттә үстең син?
— Күп балалар кебек үк, җәйләрем дәү әнием янында үтә иде. Догалар укырга да ул өйрәтте миңа. Биргән һәр киңәше әле дә исемдә.
Ә әни назын озак татый алмадым мин. Әти-әни тәрбиясендә тугыз яшемә кадәр үстем.
— Әти тәрбиясе — барыбер башкачарак бит ул. Шулай да, син үзеңдә хатын-кызларга гына хас күркәм сыйфатларны булдыра алгансың…
— Минем әти — корырак, бик тәләпчән, ләкин бала җанлы кеше ул. Ул мине көчле, тырыш булырга өйрәтте! Әти әнине һәрвакыт яхшы яктан искә ала иде: «Менә әниең бар нәрсәне үзе тегеп кидертә иде», «Әниең бик чибәр, акыллы, пөхтә, тырыш иде», — диюләре генә дә ни тора! Хатын-кызларга гына хас сыйфатларны да мин шул сүзләр аша булдырганмындыр.
P.S «Татар кызы» бәйгесенең республикакүләм финалында Айгөлнең әтисе белән дә күрештек. Кызының җиңүен белгәч, күз яшьләрен тыя алмаган иде Әсхәт абый. «Шундый шатланам Айгөлем өчен, горурлыгыбыз!», — диде ул, кызын кочаклап.
Әңгәмәдәш — Лилия Гыймазова