tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Без бергә” фестивале талантларны барлады
“Без бергә” фестивале талантларны барлады

“Без бергә” фестивале талантларны барлады

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә “Без бергә” балалар иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы узды.

Анда 17 мәктәп һәм 2 өстәмә белем бирү учреждениесе катнашты. Конкурсантлар җыр, бию, сәнгатьле сөйләү, инструменталь ансамбль, модалар театры, театр иҗаты – барлыгы 9 номинация буенча сәләтләрен сынадылар. Шулай ук өлкәннәр өчен “Иҗади гаилә” һәм “Иҗат канатлары” номинацияләре дә булды.

Фестивальдә барлыгы 235 укучы, 27 педагог һәм 4 гаилә чыгыш ясады.

Җиңүчеләр Азнакай данын 3 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә узачак зона этабында яклаячаклар.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*