tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” бәйгесе катнашучылары татар халкының иң зиннәтле ризыкларының берсен пешерде
“Татар кызы” бәйгесе катнашучылары татар халкының иң зиннәтле ризыкларының берсен пешерде

“Татар кызы” бәйгесе катнашучылары татар халкының иң зиннәтле ризыкларының берсен пешерде

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә торган “Татар кызы” бәйгесенең Татарстан катнашучылары арасында сайлап алу туры башланды.Төрле районнарда җиңү яулаган 11 кыз хәзер үзара көч сынаша. Кичә кызлар “Туган авылым” комплексында аш-суга осталыкларын күрсәтте. Гөбәдия пешерүдә кызлар сынатмаган.

«Гөбәдия – татар халкының иң зиннәтле ризыкларның берсе. Кызларга гөбәдия пешерүнең матур гадәт икәнен төшендереп, һәрберсен дә пешерергә өйрәтү максат булып тора. Каз пешерү, тутыру турында да сөйләдек. Әгәр дә яшь килен, йортка төшеп, кайнатасы белән кайнанасына, иренә каз томалап, пешереп ашата икән, ул иң оста киленнәрнең берсе булачак», – ди «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*