tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Гнеушев Андрей белән очрашты
Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Гнеушев Андрей белән очрашты

Данис Шакиров Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Гнеушев Андрей белән очрашты

Идел буе Сабан туен уздыруга әзерлек кысаларында  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Түбән Новгород шәһәренә килде.

Биредә ул Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте бинасында Түбән Новгород өлкәсе Губернаторы урынбасары Гнеушев Андрей белән очрашты. Очрашу барышында Идел буе Сабан туена әзерлек кысаларында юл картасы булдырылды. Сабантуйны үткәрү урыны буенча тәкъдимнәр каралды, ике яктан да җаваплы кешеләр билгеләнде.

Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегациядә шулай ук Түбән Кама муниципаль районы вәкилләре дә бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*