tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы булуым белән горурланам»
«Татар кызы булуым белән горурланам»

«Татар кызы булуым белән горурланам»

Стефани Курлоу — балет өлкәсенә яңалык алып килгән татар кызы. 2010 елда яулык ябып йөри башлагач, аны балет мәктәбенә алудан баш тарталар. Әмма әнисе Алсу ханым кызы өчен үзе шартлар тудыра — балет мәктәбе ачып җибәрә. Бүгенге көндә Стефанины инде бар дөнья халкы белә. Стефани һәм аның әнисе Алсу белән сөйләштек.

Социаль челтәрдә Стефаниның әнисе —Алсу ханымның фотоларын карый торгач, аның уңган-булган кызы Стефани турында да белеп алдым. Стефанига 21 яшь. Хәзерге вакытта Стефани Австралиянең Сидней шәһәрендә профессиональ балет мәктәбендә белем ала, гастрольләр белән чыгыш ясап йөри.

Стефани хиҗаб киеп биеп йөргәч, аны Индонезиягә хатын-кызларның хокукын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү буенча Resonation конференциясенә чакыралар. Шулай ук «Diffferent is Better» һәм «Converse» компаниясендә тәкъдим итәләр, 2018 елда спорт бренды Бьон Боргның «Game Changer Scholarship» стипендиясенә лаек була һәм Дания корольлегенең җәйге балет мәктәбендә укырга чакыру ала, биш атна дәвамында Европа буйлап гастрольдә була. Күптән түгел исә ул Wigles дөньякүләм танылган төркеме белән Австралия буенча тур белән чыгыш ясый.

Стефани — үзебезнең татар кызы. Авырлы булганда Алсу ханымга төш керә. «Стефани, Стефани»… Кызчыкның әнисе моңа игътибар бирми. Әмма исем сайлаганда кемдер шушы исемне телгә ала һәм шул мизгелдә төш искә төшә! Алсу ханым ике дә уйлап тормый, кызына Стефани дип исем куша.

— Синең тарихтан рухланган кешеләр белән танышкан булдымы?

— Әйе. Мәсәлән, Австралия дизайнеры Тарезе Клименс. Ул минем тарихым белән илһамланып, минем өчен сәхнә киемнәре текте. Кызлардан күп рәсемнәр алам, алар минем биегәнне сурәтли. Минем костюмнарны кечкенә итеп тектереп, шуны курчакларга кигезеп, фотога төшереп җибәрәләр.

Кайбер кызлар хәзер үзләрен ышанычлырак хис итә. Минем тарихымны белгәнгә күрә дә көндәлек тормышта, сәхнәдә хиҗаб киеп йөрергә курыкмыйлар. Әмма нинди генә тәнкыйть сүзләрен яудырсалар да, горурлык хисен тыеп булмый.

— Читтә яшәсәң дә, татар мәдәнияте белән танышмы син?

— Әлбәттә. Сиднейда татар диаспорасы бар, әнием – аны оештырып җибәрүчеләрнең берсе. 2019 елда бездә Сабантуй уздырдылар. Рус, украин, үзбәк, таҗик, уйгыр, Австралия кешеләрен чакырдык. Әниемнең туган ягында да булдым. Татар авылының мохите ошады миңа. Шунда беренче тапкыр чын карны күрдем!

Бәйрәмнәрдә әнием минем яраткан татар халык ашларын әзерли: өчпочмак, мантый, бәлеш, токмачлы аш пешерә. Татар биюләре, татар милли киемнәрен видеоязмалардан бик яратып карыйм. Әниемнең татар халкы турында сөйләвен исем китеп тыңлыйм. Кайбер татар сүзләрен дә беләм: исәнмесез, рәхмәт, Аллага шөкер, сау булыгыз һ.б. Австралиядә татарлар турында беләләр. Миндә татар каны ага, шуңа күрә татар кызы булуым белән горурланам.

— Стефани, сине киләчәктә театрның прима-балеринасы итеп күрәсе килә.

— Алга таба да тырышып эшләячәкмен, шәхси яктан, һөнәри яктан үсәсем килә. Хиҗабка булган стереотипларны җимерәсем килә. Вакытымның күп өлешен берничә ел дәвамында профессиональ балерина булуга багышларга уйлыйм. Шул ук вакытта киләчәгемне балеттан тыш өлкәләрдә дә күрәм. Мәсәлән, ике ел балет белән шөгыльләнмәгәндә сынлы сәнгать, язучылык белән кызыксындым. 11 яшемдә халыкара бәйгедә язучылар арасында беренче премияне алдым, мин иҗат иткән повесть китап булып та басылып чыкты.

Иң зур хыялларымның берсе — үз балет студиямне ачып җибәрү. Ул төрле дин, милләт вәкилләре кешеләренә хезмәт күрсәтер иде.

Бию — минем өчен очыш кебек. Балетта үземне ирекле хис итәм. Көн саен репетицияләргә бишәр-алтышар сәгать китсә дә, миңа балетның катлаулы сәнгать булуы ошый, чөнки балетта син һәрчак камиллеккә омтыласың.

Барлык теләгем шул — балет сәнгатенең гаҗәеп дөньясы белән уртаклашасым һәм үзләрендә көч тапмаган, мөмкинлекләре булмаганнарның, киемнәренә яки тоткан диннәренә бәйле әйтелгән кимсенүләрне тыңлап, югалып калучыларның хыялларын тормышка ашырырга этәргеч ясыйсым килә. Алар минем кебек үк бернинди кимсенүләрсез балеттан ләззәт алып биеп йөрсен иде.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*