tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхнәдә – сәләтле татар балалары
Сәхнәдә – сәләтле татар балалары

Сәхнәдә – сәләтле татар балалары

Яшь талантларны барлау һəм үстерү, балаларда туган телебезгə мəхəббəт уяту, балалар бакчасы, башлангыч мəктəп һəм гаилə арасындагы бəйлəнешне ныгыту максаты белəн 25 март көнне Түбән Новгород өлкәсенең Пильна районы Сафаҗай мəдəният йортында II районара “Татар малае. Татар кызчыгы” бəйгесе гөрлəп узды. Өлкə татарларының милли-мəдəни автономиясе, “Туган як” газетасы редакциясе һəм районара “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белəн берлектə һəм өлкə хөкүмəте ярдəмендə оештырылган бу бəйгенең беренчесе узган елда Кочко-Пожар клубы сəхнəсендə узган иде һəм анда нибары өч бала катнашты. Быелгысы бигрəк киң колач җəйде һəм биредə катнашу өчен Сергач, Кызыл Октябрь, Пильна районнарыннан татар телендə иркен сөйлəшүче 5-8 яшьтəге 13 бала – Камилə Капитонова (Петрякс балалар бакчасы), Эмилия Мангушева (Камка балалар бакчасы), Эльнар Хөсəеншин (Янау балалар бакчасы – Грибан), Әминә Курамшина – (рус Пожары мəктəбе – Кочко-Пожар), Айдар Абдеев һəм Аделя Ваһапова (Уразавыл балалар бакчасы), Әдел Абдулов һəм Рузилə Салахетдинова (Сафаҗай балалар бакчасы), Мəрьям Сабитова, Равил Кадыйров һəм Камилə Камалетдинова (Сафаҗай мəктəбе), Эльмира Искəндəрова (Зур Рбишча балалар бакчасы) һəм Салих Хөсəенов (Зур Рбишча мəктəбе) телəк белдерде. Югарыда билгелəп үткəн балаларның кайберлəре рус телле балалар бакчасында тəрбиялəнсə һəм рус мəктəплəрендə белем алса да, милли татар киемнəрендə чыгыш ясаулары, төзек, матур җөмлəлəр белəн татар телендə сөйлəшүлəре аерым мактауга лаек.

“Әссәләмүгаләйкүм” җыры белән чараны Сафаҗай мәктәбендә белем алучы кызлар башлап җибәрде. Аннары ерак араларны якын итеп килүче кунакларны, бәйгенең нәни катнашучыларын, матур тамаша карарга дип җыелган халыкны Пильна район администрациясе башлыгының урынбасары Наталья Любаева җылы сәламләде, татар халкының кунакчыл, дус, милләт җанлы булуларын билгеләп үтте, нәкъ шул көнгә туры килгән Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәме белән аңа катнаш булганнарны ихластан котлады, катнашучыларга уңышлар, ә тамашачыларга күтәренке кәеф теләде. Чират итеп сүзне тоткан өлкә татар автономиясе рәисе Мирзәхләм Абдулганиев шушы кечкенәләр бәйгесенең зурларына башлангыч булып торуын, бу көнне сәхнәгә чыгучы һәрбер баланың җиңүче булуын искәртте, татар халкының, чынбарлыкта, кунакчыл икәнен исбатлап, Наталья Владимировнага татлы чәк-чәк бүләк итте һәм җирле мәдәният йорты, балалар бакчасы хезмәткәрләренә, бу көнне һәркемне кайнар аш белән тәэмин иткән Киров исемендәге СПК җитәкчелегенә, тулаем алганда, барча кунакчыл сафаҗайлыларга олы рәхмәтен белдерде.

Өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә Ахмадуллина, үз чиратында, күптән түгел генә түгәрәк туган көнен билгеләп үткән актив аккалфакчыларның берсе, Пильна районы татарларының “Нур” оешмасы җитәкчесе Надирә ханым Абдулганиевага истәлекле бүләк тапшырды. Тантаналы өлешне тәмамлап, барча кунакларны һәм авылдашларын Сафаҗай администрациясе башлыгы Фәрит Каюмов сәламләде, районара бәйгенең бу җирлектә узуы алар өчен дәрәҗәле булуын билгеләп үтте һәм киләчәктә шушындый чаралар авыллар арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгытучы, саклап торучы төп этәргеч булсын иде, дигән теләктә калды. Ниһаять, өч биремнән торган ярышларга старт бирелде. “Әйдәгез, танышабыз” дип исемләнгән визит карточкасында катнашучылар ана телебездә үзләре белән таныштырды, кайберләре моны шигъри юлларга салып башкарды, кемдер татар такмаклары көенә туры китереп, гаиләсе, шөгыле турында бәян итте, төсле гаилә фоторәсемнәре белән үрелеп барган презентация ярдәмендә дә бу биремне җиңел үтәүчеләр табылды. Нәсел җепләрен барлап, туган телеңне, тарихыңны, горефгадәтләреңне саклап яшәүдән дә өстен нәрсә юктыр ул. Шуңа икенче биремдә конкурсантлар әбибабайлардан калган йолаларны сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш иде.

Һәм аларның һәркайсы моны булдырды. Үз чыгышларына нигез итеп алган «Сабантуй», «Каз өмәсе», «Бәби мунчасы», «Балага исем кушу», «Бишек җыры», «Аулак өй», «Әбием сандыгы», «Яңгыр сорау» кебек матур, электән-элек килгән халкыбыз йолаларын катнашучылар булышу төркемнәре белән бик оста күрсәттеләр һәм бәйгедән тыш та аларны һич тә онытмаслар инде, дип ышананып калабыз. “Оста кулда һөнәр бар” дип аталган өченче биремдә балалар әтиәниләре, тәрбиячеләре яисә укытучы апалары ярдәмендә эшләгән әйберләрен тәкъдим итәргә тиеш иде. Нигезләмә буенча ул кул эше, яраткан шөгыль булса да, күбесе милли ашларга өстенлек биргән һәм әниләре ярдәмендә халкыбызның татар ашлары – пәрәмәч, кош теле, өчпочмак, зур бәлеш, күптермә пешереп китергәннәр һәм үз чыгышларында аларны әзерләү серләре турында сөйләделәр, гаилә рецептлары белән уртаклаштылар. Ә менә Салих белән Әдел канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары ясап китергән иде. Биремнәр тәмамланды. Жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаганчы, сафаҗайлы Азат Абдулбәров, Мәрьям Сабитова, Эльнара Хисаметдинова, Алия Халилуллина, мөтеравыллы Камилә Җәлилова, шулай ук Түбән Новгород кунаклары Динара Юсипова белән Камилә Абраһимова тамашачыларны матур җыр-биюләре белән сөендерде. Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина (Кызыл Октябрь районы), Надирә Абдулганиева (Пильна районы) һәм “Нижгарбикә-2021” бәйгесе җиңүчесе Галия Гришинадан (Сергач районы) торган компетентлы жюрига бу көнне чыгышларны бәяләү җиңел булмагандыр.

Алар һәр катнашучыга татар телен яхшы белүе, башкару осталыгы, җыр-моңга оста булуы, пластика, сөйләм, аралашучанлык, башкаларга тәэсир итү көченә ия булу һ.б. критерийлар буенча бәя бирделәр. Нәтиҗәдә, Камилә – «Иң сәләтле кыз», Эмилия – «Иң сөйкемле кыз», Эльнар – «Кыюлык өчен», Әминә – «Бар яктан уңган кыз», Айдар – «Иң батыр малай», Рузилә – «Иң ягымлы кыз», Мәрьям – «Сәхнә остасы», Равил – «Иң сәләтле малай», Камилә – «Иң батыр кыз», Эльмира – «Иң зирәк кыз», Салих – «Бар яктан уңган малай» номинацияләрендә җиңүчеләр итеп билгеләнде. Ә инде «Татар малае» исеменә  бу көнне Сафаҗайның тырыш, һәръяктан булдыклы малае Адель лаек булды. «Татар кызчыгы» исемен конкурсантлар арасында иң яшь булган, бөек шәхес Рәшит Ваһапов варисы нәни Әдилә яулады. Әйтергә кирәк, икесе дә балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре генә булуларына карамастан, ана телебездә иркен рәвештә һәм чиста аралашулары, сәхнәдә үз-үзләрен тотулары – конкурска гына җитди әзерлек түгел, ә гаиләдәге дөрес тәрбия нәтиҗәсе дә. Димәк, менә шундый балалар, шул яшь буынны тәрбияләүче гаиләләр барында тормыш дәвам итәр, шәҗәрәләрнең тамырлары өзелмәс. Оештыручылар тарафыннан барча катнашучылар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, аларны бәйгегә әзерләгән җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары, ә булышу төркемнәренә татлы бүләкләр тапшырылды. Сабыйлар да, тамашачылар да бу кичәдән зур канәгатьлек хисләре белән таралышты. Халкыбызның теле, гореф-гадәтләре онытылмасын дисәң, аларны бездән соң калачак буынга тапшырырга кирәк, чөнки милләтебезнең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә, бу бәйге дәвамлы булсын иде, дигән теләктә калабыз.

Румия ХАМЗИНА.

И.Садеков фотолары.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*