tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезнең мәшһүр кызлары
Милләтебезнең мәшһүр кызлары

Милләтебезнең мәшһүр кызлары

Халкыбызның үткәннәренә күз салсак, тарих сәхифәләрендә әһәмиятле роль уйнаган, үз эзен калдырган хатын-кызларыбызның шактый булуын да күрербез. Дөрестән дә, башка төрки һәм ислам мәдәнияте халыклары белән чагыштырганда, татар хатын-кызларының роле милләтнең сәяси тормышында да зур булган.

Бу яктан караганда, милләтебездә Европага хас күренешләр дә тоемлана. Галимнәребез ханбикәләрнең тәхеттә хан белән бергә утыруын Атилла чорында ук теркәлеп калуы турында әйтә. Татар хатын-кызлары, сәясәттә әһәмиятле роль уйнау белән бергә, мәктәпләр ачканнар, үз хокуклары өчен көрәшкәннәр, хәтта аларны казыя итеп тә сайлаганнар. Милләтебезнең гүзәл затлары иң авыр хәлләрдә дә югалып калмаган. Балигъ булмаган улы Үтәмешгәрәй хан вакытында дәүләт башлыгы вазифасын башкарган Сөембикә-ханбикә, халкыбыз хәтерендә биш гасыр вакыт узганнан соң да, каһарманлык, ватанпәрвәрлек, иманга тугрылык сыйфатларын чагылдыручы символ итеп кабул ителә.

Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татар тарихында хатын-кызлар» дигән темага түгәрәк өстәл утырышында да гүзәл затларыбызның тарихыбызда аерым урын алып торуы ассызыкланды. Әлбәттә, тарихта, халык хәтерендә эз калдырган татар хатын-кызлары әдипләребез әсәрләрендә чагылыш тапкан, аларның тормышы һәм эшчәнлеге галимнәребез тарафыннан өйрәнелгән һәм бу эш әле дә дәвам итә. Институтның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова бу уңайдан утырышта катнашучыларны тарихчы, педагог, Казанда Шәрык клубын оештыручыларның берсе булган Гайнетдин Әхмәровның «Казан ханнары» дигән хезмәтеннән тарих сәхифәләренә кереп калган берничә хатын-кыз белән таныштырды.

Г.Әхмәровның Казан ханнарына багышланган хезмәтләрендә аерым бүлек – Нугай морзасы Йосыф бәк кызы Сөембикә-ханбикә турында. Тарихчының Сөембикәбезгә багышланган зуррак бер хезмәте дә булган. Әмма ул кулъязма килеш юкка чыккан. Бу хакта, Г.Әхмәровның вафатыннан соң, Галиәсгар Камал язып калдырган. Әмма әлегә хезмәт шәхси архивларда да табылмаган. Чөнки тарихчының бердәнбер исән калган улы 1939 елда кулга алына, аның булган милке талап алына, үзе сөргенгә сөрелә. Кулъязманы шул вакытта югалган булу ихтималын фаразлыйлар.

Г.Әхмәров Казан ханлыгы тарихында әһәмияткә ия тагын Хөршидәбикә дигән ханымны искә ала, аның сәяси ролен, бигрәк тә Казан ханлыгының соңгы елларында, зур булганлыгын күрсәтә. Чөнки төрле сәяси төркемнәр хакимияттә, бигрәк тә Казан ханлыгының соңгы елларында, үзара урын бүлешкәндә, Хөршидәбикә шактый хәлиткеч роль уйнаган.

Тарихчы шулай ук милләтебез үткәннәрендә әһәмияткә ия тагын берничә хатын-кыз исемен атый. Әйтик, Нурсолтан ханбикә тарихта исемнәре калган өч ханның бер-бер артлы хатыны, ике ханның анасы булган. Аның йогынтысы Казан, Кырым ханлыгы тарихларында чагылган, хәтта Россиянең дәүләт сәясәтендә дә сизелгән.

Институтның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәйфетдинова Алтын Урдада Чыңгыз нәселеннән хан кызы Тулунбай (Толымбай) турында сөйләде. Алтын Урда чорында Мисыр белән бәйләнеш­ләр бик тыгыз булуы мәгълүм. Үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуда Тулунбайның да роле зур. Алтын Урда әмирләре, аерым алганда Тимер Кутлуг, дәүләтләр арасындагы сәяси элемтәләрне тагын да ныгыту өчен никах элемтәләре урнаштырырга тәкъдим итә. Калым мәсьәләләре хәл ителеп беткәч, 1319 елның көзендә кузгалган 400 кеше составындагы туй тантанасы Мисыр җирләрендәге Александрия шәһәренә май аенда гына барып җитә. Тулунбайны корабльдән алтынланган чаршау­лы арбага утыртып Каһирәдәге солтан сараена алып киләләр. Шул ук көнне никах килешүе төзелә, бүләкләр таратыла. Әмма Тулунбайның язмышы авыр булып чыга. Мәмлүк солтаны ән-Насир Солтан аны ошатмый һәм Мисырның көньягындагы Сәидкә җибәрә. Алар сигез елдан аерылышалар. Тулунбай әмир Салахдар Сәйфеддингә кияүгә бирелә, әмма ул өч елдан вафат була. Бу елларда хатын-кызга ирсез торырга ярамаган. Тулунбай әмир Сусунга кияүгә бирелә. Ул өч елдан якты дөнья белән хушлаша. Аның вафатыннан соң хатынны җирле идарә башлыгы Аргунның улы Гомәргә никахлыйлар. Ул Тулунбайның соңгы ире була. Тулунбай үзе 1364 елда гүр иясе була. Мәрмәрдән эшләнгән кабере Мисырда аерым бер бина эчендә саклана.

XX гасыр башында татар җәмгыятендә тормышка яңача караш формалаша. Татар хатын-кызлары мәктәпләр ача, укыту эшләре белән шөгыльләнә. Әйтик, Фатыйха Аитова хатын-кызларның белем системасын булдырырга өлеш керткән ханымнарның берсе. Ул беренчеләрдән булып ярлы гаиләдә туган кыз балалар өчен башлангыч мәктәп ачкан, соңрак аны татар кызлары өчен гимназиягә әверелдерә.

Ш.Мәрҗани институты фәнни хезмәткәре Алсу Зиннәтуллина бу елларда күтәрелгән шундый ханымнарның берсе Багбостан Мөэминова турында сөйләде. Шәехзадә Бабич шигырьләрендә искә алынган Багбостан хәзерге Азнакай районы Мәндәй авылының крестьян гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Кызга өч яшь вакытта әтиләре вафат була, әниләре  биш кызын алып Оренбургка күченә. Багбостан, яше җиткәч, Гани бай Хөсәенов тарафыннан ачылган яңа ысуллы мәктәпкә укырга бирелә. Беренче рус революциясе йогынтысында  татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә дөньяви фәннәр укытуга нигезләнгән кызлар мәктәпләре ачыла башлый. 1905–1907 елгы революцияләрдән соң мәктәпләрнең саны арта. Шундый мәктәпләрнең берсе булып Оренбург шәһәрендә ачылган «Багбостан мәктәбе» санала. 1908 елда башлангыч мәктәп буларак ачылган әлеге уку йорты 1918 елга гимназия югарылыгына күтәрелә.

Ул 1905 елгы революциядән соң Оренбург шәһәрендә ачылган беренче җәдиди кызлар мәктәбе булып санала. Аның даны тиз халык арасында тарала. Бирегә илнең төрле төбәкләреннән мөселман кызлары килә башлый. Өченче уку елына барлык укучыларның саны йөздән артып китә, ә ун ел эчендә исә әлеге мәктәпне меңнән артык, төгәлрәк әйткәндә, 1212 укучы тәмамлый.

1912 елда Багбостан ханымның ире Гобәйдулла Рәдүди күкрәк авыруыннан вакытсыз вафат була. Багбостан ханым барлык авырлыклар алдында берүзе кала. Кадими муллалар төрле сәбәпләр табып, шул исәптән, Багбостан ханымның мөгаллимәлеккә рәсми шәһадәтнамәсе юклыгын да истә тотып, мәктәпне берничә мәртәбә яптырырга тырышалар. Бу хәлләрдән соң, 1913 уку елы тәмамлангач, Багбостан ханым Уфага бара. Монда ул күп кенә кыенлыклар аша узып, хатын кызлардан тарихта беренче кеше буларак, Диния нәзарәтендә имтихан тапшырып, укытуга хокук бирүче рәсми документ ала. Рәсми кәгазь алу нәтиҗәсе буларак, көздән мәктәптә уку программасы киңәйтелә. Багбостан ханым 1915–1916 уку елына 20 кешелек пансион ачарга җөрьәт итә. 1918 елдан мәктәп хөкүмәт карамагына күчә һәм 1925 елда ябыла.  Багбостан 1938-1956 елларда – шәхес культы корбаны. Себер сөргененнән кайткач, үзенең тормыш иптәше Гобәйдулла Рәдүдинең язган китапларын барлый. Багбостан ханым 1963 елның 9 мартында вафат була.

Татар мәгърифәтчеләре Галимәтелбәнат Биктимерия һәм Фәхрелбәнат Сөләймания үз заманында алдынгы карашлы мөгаллимәләр булган. Әйтик, Г.Биктимерия 1895 елда Касыйм шәһәренә якын Яубаш авылында кыз балалар өчен мәктәп ачып укыта. Алар хатын-кызның гаиләдәге урыны, гаилә һәм бала тәрбиясенең үзенчәлекләренә багышланган хезмәтләр язып калдырган. Тарих фәннәре кандидатлары Ләлә Мортазина һәм Алсу Зиннәтуллина, бу хезмәтләрнең текстларын хәзерге татар әдәби теленә якынайтып, иске кулланыштагы сүзләргә, гарәп-фарсы алынмаларына аңлатмалар белән китап итеп әзерләп чыгарган.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова хирург-табибә Зөләйха Тальковская турында бәян итте. Ул Польша-Литва татарларыннан чыккан атаклы армия генералы Искәндәр Тальковскийның кызы була. Октябрь революциясенә Гражданнар сугышы ялгана. Совет хөкүмәте, курслар ачып, укый-яза белгән хатын-кызларны санитарка, фельдшер итеп хезмәт итәргә алган. Андыйларның исәбе 11 меңгә җитә язган. Шушы кызлар арасында Зөләйха Тальковская да була. Санкт-Петербургның медицина институтының 5 нче курсында укыганда, әтисе янында хезмәт иткән Якуп Апанаевка кияүгә чыга һәм Казанга күчеп килергә тели, белем алуын Казан медицина институтында дәвам итә. Зөләйха 1925 елда аны тәмамлагач, хирург булып эшли башлый. Октябрь революциясеннән соң Тальковскийларның язмышлары кискен үзгәрә. 1937 елда Зөләйханың әтисе И.Тальковский кулга алына, ире Якуп атып үтерелә. Табибәгә бик катлаулы операцияләрне үзе генә башкарып чыгарга туры килә. 1941 елда ул берүзе алты сәгать дәвамында операция ясый. Озак басып торганлыктан, аягындагы тромблары шартлый, табибә шунда ук вафат була. Аны соңгы юлга озатырга килгән кешеләр белән хәзерге Мәскәү урамындагы зур бакча тула. Халык Зөләйхага ихтирамын шулай белдерә. «Совет хөкүмәтенең үзенә игелек күрсәткән кешеләргә дә хөрмәте булмавы мине тетрәндерде. Аның юньле-рәтле фатиры да булмаган. Югыйсә, Апанаевларның Казанда 17 йортлары калган», – диде Т.Биктимерова.

Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Халидә Баһаветдинованың  күренекле мәгариф ветераны, рус теле һәм урта гасыр татар әдәбияты буенча фәнни хезмәтләр авторы Зәйнәп Максудованың сеңлесе Наҗия Габделҗәмил кызының авыр язмышы турындагы чыгышы да мәгълүматлы иде. Кулына корал алып акларга каршы көрәшкән, колчакларга әсир төшкән һәм бик каты кыйналган Наҗия коммунистлар партия сафларына керә һәм төрле комитетларда, ширкәтләрдә оештыру эшләре белән шөгыльләнә, җитәкче вазифаларын башкара. Наҗиягә улының вафатын да кичерергә туры килә. Гомеренең соңгы елларында Наҗия бик еш авырый. Үпкә туберкулезы өстенә тамак һәм эчәк туберкулезы өстәлә. 1949 елның 9 маенда бары 46 яшендә ул вафат була. Казанда Яңа бистә зиратында җирләнә.

Сөембикә Кашапова

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*