tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә татар теле укытучысы: Бездә барысы да татарча өйрәнә
Удмуртиядә татар теле укытучысы: Бездә барысы да татарча өйрәнә

Удмуртиядә татар теле укытучысы: Бездә барысы да татарча өйрәнә

Удмуртиянең Кистем авылында урта белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Касыймова Удмуртиядә төрле милләт вәкилләренең татар телен өйрәнүен әйтте.

«Татар телен өйрәнүчеләр арасында удмурт, рус, чегән милләте вәкилләре бар. Тик аларга аерым әсбаплар буенча җиңеләйтелгән күнегүләр бирелә. Аны укытучы үзе дәрес вакытында хәл итә»,  — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә 27нче гимназиядә туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия мастер-классы бәйгесендә.

Аның әйтүенчә, татар телен бөтенләй белмәүчеләр өчен укытучы күнегүне үзе төзи, төрле чыганаклар куллана. «Безгә һәрвакыт Татарстаннан дәреслекләр җибәрәләр. Иң мөһиме — күнегү укучы өчен гамәли яктан башкарып чыга алырлык, җиңел, аңлаешлы булырга тиеш. Без уен технологияләренә басым ясыйбыз»,  — диде ул.

«Удмуртлар белән дуслашып беттек. Без аларны чит милләт дип тә кабул итмибез. Бөтенләй татарча белмәгән бала, татарча сөйләмне ишетеп, сыйныфтан-сыйныфка күчкән саен татар телен аңлый бара. Без татарлар турында сөйләгәндә һәрвакыт удмуртларга да игътибар итәбез, дәресне аларның мәдәнияте белән чагыштырып үткәрәбез»,  — ди укытучы.

Зөһрә Касыймова балаларның, туган тел белән беррәттән, җирле сөйләм телен дә онытмауларын тели. «Дәресләрдә әдәби телдә сөйләшсәк, сөйләм теле күбрәк гаиләдә сакланып калган. Балалар урамга чыгып киткәч, иптәшләре белән русча сөйләшә. Аларның темалары уртак булганга шулайдыр бу. Телебезне онытмасыннар иде. Шуның өчен үзем кебек укытучыларның идеяләрен тыңларга килдем»,  — диде ул.

Татар теле укытучысы Кистем авылына XVII гасырда нигез салынганын искәртте. «Шул вакыттан бирле мәгърифәткә зур роль бирелгән. Баштан мәчетләрдә, соңрак Совет чорында мәктәпләрдә белем алганнар. Бүгенге көндә безнең мәктәптә татар телен 1-11 сыйныфта укыйлар. . Беренче сыйныфка килгән һәр баланың ата-анасы татар телен укыр өчен гариза яза. Бездә барлык бала да татар телен өйрәнә», — дип сөйләде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*