«Татар кызы» конкурсы таныштырды безне,- ди Ижау шәһәрендә яшәүче Диана белән Наил Шакирҗановлар. Яшь гаиләдә ике кыз үсә. Алар әле балалар бакчасына гына йөриләр. Кечкенә булсалар да, туган телдә шигырьләр, җырларны яттан беләләр, догалар өйрәнәләр. Әлбәттә, барысы да – әти-әни, әби-бабайның хезмәте, тырышлыгы. Кечкенә булсалар да, тырышлар. Мин килгәндә дә Шакирҗановларның кызлары – Камилә белән Тәминә татар телендә шигырь ятлыйлар иде. Кичләрен әнә шулай, шигырьләр, җырлар өйрәнеп үткәрергә яраталар икән. Гаиләдә милли тәрбия бирү, балаларга туган телне өйрәтү беренче урында тора. «Гаиләдә балалар белән татар телендә сөйләшергә тырышабыз. Олы кызыбыз Камилә балалар бакчасына барганчы рус телен белми иде. Соңрак рус сүзләрен дә кушып сөйләшә башлады. Шуңа күрә гаиләдә милли тәрбия бирүгә тагы да күбрәк басым ясый башладык. Татарча төрле китаплар укыйбыз, бәйрәмнәргә рус телендә генә түгел, татарча да шигырьләр ятлыйбыз. Кайбер сүзләрне алар аңламыйлар. Мондый очракта синонимнар кулланып аңлатырга да туры килә», – дип сөйләде Диана. Ул – Башкортстанның Яңавыл районы Мәсәгут авылы кызы. Мәктәптән соң Удмурт Дәүләт университетын тәмамлаган. Судья ярдәмчесе булып эшли. Читтә яшәсәләр дә, туган йортларында әтисе – Айрат абый, әнисе Рита апа гаиләсендә еш кунак алар. «Анда кайткач, балалар тырыша-тырыша туган телдә генә сөйләшәләр. Әти-әниемнең безгә дә, хәзер оныкларына да милли тәрбия бирүдә рольләре бик зур. Без аларга бик рәхмәтле», – ди Диана. Гаилә башлыгы Наил – Ижау егете. Ижауның бер оешмасында бүлек җитәкчесе булып эшли. Шәһәрдә туып-үссә дә, ул да туган телдә камил сөйләшә. Балалар белән төрле әкиятләрне укып кына калмыйлар, ә рольләргә кереп кабатлыйлар да икән. «Уен аркылы балаларга татар телен өйрәтү аеруча җиңел», – ди Шакирҗановлар. «Кич балалар мультфильм сорыйлар икән, мин аларга башта татар телендәгеләрне кабызам. Аллаһка шөкер, алар хәзер күп. Йоклар алдыннан кызларыма догалар өйрәтәм. Дога укымасалар, алар йоклап китә алмыйлар», – ди Наил. Монда да әби-бабай роле зур. Наилнең әти-әнисе Заһира һәм Әхтәмҗан Шакирҗановлар икесе дә диндә, 5 вакыт намазларын калдырмыйлар. Оныкларына, балаларына терәк тә, үрнәк тә алар. «Иң беренче чиратта, телне, гаилә нык булсын өчен, динне белергә кирәк. Балаларга да, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәсәң, җиңел була», – дип аңлатабыз. Без үзебез шәһәрдә үссәк тә, әти-әниләр безгә татар телен өйрәткән. Карт бабай 2 тапкыр хаҗ кылган. Ирем ягыннан да әби-бабайлар диндә иде. Без дә алар кебек балалар, оныклар туган телебезне, динебезне белсеннәр дип тырышабыз. Гает көннәрендә балалар әтиләре белән мәчеткә баралар, без, хатын-кызлар өйдә коймак пешереп, көтеп торабыз. Оныкларыбыз кечкенә булсалар да, милли ашлар пешергәндә, токмач басканда, ярдәм итәргә яраталар. Кечкенә чагында сеңеп калса, милли тәрбия алга таба югалмас дип ышанабыз», – дип сөйләде Заһира апа. Диана белән Наилнең танышу тарихы да милли чара белән бәйле булуы кызыклы. «Мин Удмуртиядә узган беренче «Татар кызы» конкурсында катнаштым. Наил анда тамашачы буларак килгән. Конкурстан соң ул үзе мине эзләп тапты. Аралашып, танышып киттек», – дип сөйләде Диана. Удмуртиядә яшәсәләр дә, туган телне, гореф-гадәтләрне өйрәтү өчен каршылыклар юк, диләр Шакирҗановлар. Кызлары узган ел «Асылъяр» үрнәк җыр һәм бию ансамбленә йөри башлаганнар, татар теле дәресләренә дә йөриләр. «Педагогларга рәхмәт, чын күңелдән өйрәтәләр балаларны», – диләр алар. Камилә белән Тәминәнең бүлмәсен гимнастика буенча алган медальләр, диплом-грамоталар бизи. Бар яктан да җитешләр, кекенә дә төш кенә нәниләр. «Уңышларыбызның сере татулыкта, бердәмлектә», – ди Шакирҗановлар.
Эльвира Хуҗина
https://yanarysh.ru