tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Ингушетия Республикасының Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Ингушетия Республикасының Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Ингушетия Республикасының Хөкүмәт әгъзалары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның  Төньяк  Кавказ Федераль округына эш сәфәре башланды. Ул Владикавказ шәһәреннән Ингушетия Республикасына килде. Биредә Милли Шура рәисе Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда катнаша.

Конгресс җитәкчелеге әлеге төбәктә эшлекле сәфәр белән беренче тапкыр. Вице-Премьерның Төньяк Осетия Республикасына килүен ишеткәч, Ингушетия җитәкчелеге очрашу, танышу теләге барлыгын җиткергән һәм бүгенге очрашу танышу, тәҗрибә уртаклашу, элемтәләрне ныгытуны күзалдында тота.

Чарада Ингушетия Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Магомет Евлоев, тышкы элемтәләр, милли сәясәт, матбугат һәм мәгълүмат министры Руслан Мизиев, шулай ук төрле ведмство җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, “Ак барс” татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе С.Д. Сәлимҗанова, Сочи шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Уразаив А.М. катнашты.

Васил Шәйхразыев җирле җитәкчеләрне сәламләп, татар һәм ингуш халыкларының кардәш, ә үзебезнең мөселман дөньясының бер өлеше  булуыбызны ассызыклады. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулу хакында сөйләде.

Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының тарихы, шулай ук оешма тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар белән таныштырды. 2024 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итүен җиткерде. Ә Россия Президенты тарафыннан илдә “Гаилә елы” дип билгеләнүен әйтте. Шул уңайдан Татарстанда ел дәвамында шәхесләрне һәм үрнәк гаиләләрне барлау буенча күптөрле чаралар узачак.

Васил Шәйхразыев  Россиядә март аенда ил башлыгын сайлау узачагын, моның халкыбыз өчен мөһим чара икәнлеген билгеләп узды.

Очрашуда җитәкчеләр Татарстан һәм Ингушетия Республикалары арасында социаль-икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, 23 гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил  Шәйхразыев Төньяк Осетия Республикасында  Төньяк Кавказ Федераль округына кергән  татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән утырыш уздыра. Очрашуда 2023 елга нәтиҗәләр ясалачак һәм 2024 елга планнар билгеләнәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*