Бъген Казанның Дәрвишләр бистәсендәге балалар иҗат үзәгендә “Татар малае”, “Татар кызчыгы” бәйгесе башланды.
Бәйгедә Казан шәһәренең Совет, Яңа Савин, Авиатөзелеш районнары балалар бакчаларыннан 16 малай, 27 кыз катнаша.
Төп оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсе.
Җиңүчеләрне көн дәвамында хәбәр итәрбез.