tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәниятенең киләчәге: биш «К» бер «М»ны саклармы?
Татар мәдәниятенең киләчәге: биш «К» бер «М»ны саклармы?

Татар мәдәниятенең киләчәге: биш «К» бер «М»ны саклармы?

«Концепция нигезендә, татар пентатоникасындагы кебек, биш «К» ята: креативлык, коммуникация, кооперация, капитализация һәм компетенция», – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Креативлык – иҗатка этәргән тирәлек булдыру. “Креатив икътисад шартларында мәдәни инфраструктура да кешедә иҗади эзләнүләргә, креатив фикергә этәрергә тиеш. Бер яктан аңлы консерватизм булса, икенче яктан экспериментларга ачык булу”.

Коммуникация – мәдәни продуктны дөньяга таныту, максатчан аудитория белән активрак эшләргә өйрәнү. “Без инфраструктураны, тирәлекне генә түгел, күпкатлы коммуникацияләр системасы төзибез”.

Кооперация – мәдәниятнең тармак эчендә генә калмыйча, бөрле өлкәләргә активрак үтеп керүе. Кооперация кысаларында министрлык тармакара һәм бизнес-проектларны тормышка ашырырга җыена.

Капитализация, ягъни, капиталлаштыру. Аның бер яссылыгы ресурс базасын капиталлаштыру һәм аңа инвестицияләр кертү. Алга таба мәдәни продуктны капиталлаштыру, бизнесны капиталлаштыру һәм кешене капиталлаштыру. Мәдният министрлыгы бөтен мәдәни чаралар турында белешмә бирә торган бердәм мәгълүмати платформа булдырырга планлаштыра.

Компетенция мәдәният хезмәткәрләренең үз профессияләренә яңача якын килүен күздә тота. Ягъни, яңа заман шартларында профессияләрнең роле үзгәрә. Язучы белән рәссам “үз урыннарында” калсалар да, электрон билет системасы кассир белән билетер эшенә үзгәреш кертәчәк, аудиогидлар экскурсоводның роленә үзгәреш кертәчәк, китапханәчеләрне белем провайдерлары итеп күздә тотачакбыз. Алда яңа заманның мәдәни кадрларын әзерләү бурычы тора…

Әйдәгез, шул «К»лар арасыннан «М»ны, ягъни миллилекне эзләп карыйк. Чөнки бер «М»ны, ягъни, милләтне саклауны икенче «М», ягъни, мәгариф үз өстенә алмаса, бар җаваплылык өченче «М»га, ягъни, мәдәнияткә төшәчәк. Мәдәният милләтне сакларга ни дәрәҗәдә әзер һәм ни дәрәҗәдә саклый ала?

Без тексттан милли темаларга кагылышлы җөмләләрне «йолкып» алдык.
Министр чыгышында ТЕАТРга, ӘДӘБИЯТка, ИҖАДИ ШӘХЕСЛӘРгә аерым игътибар булды.

Театр беренче К, ягъни, креативлыкның уңай мисалы буларак күрсәтелде.

«Теләсә кайсы алдынгы театр белгече Казанның Россиянең эксперименталь театр үзәкләренең, лаборатория хәрәкәте үзәкләренең берсенә әверелеп килүен әйтергә мөмкин. Сүз республика башкаласы турында гына бармый, театраль процесска Әлмәт, Буа һәм Чаллы театрлары да кушыла. Бу шәһәрләр Россиянең театр картасында күренеп тора. Шунысы күңелле, әлеге процесста «Живой город», «Калеб» кебек шәхси инициатива нигезендә туган структуралар гына түгел, Камал театры кебек безнең горурлыгыбыз да катнаша».

Мәдәният министры «Кече шәһәр театрлары», «Театрлар – балаларга» кебек федераль проектларны да рәхмәт сүзләре белән искә алды. Искәртеп узам, әлеге проектлар татар дәүләт театрлары өчен зур ярдәм булды.

Әдәбият икенче «К»ның, ягъни, коммуникацияләрнең җитмәве мисалы буларак телгә алынды. Ягъни, эш бар, әмма ул күрсәтелми.

«Күпләр иҗат берлекләрен аларның эшчәнлеге турында берни дә иштелемәүдә гаепли. Ә бит Татарстанның Язучылар берлеге үткән ел районнанрда укучылар белән 500дән артык очрашу уздырган. Бу да бит мәдәният һәм сәнгать әһелләренең мәгариф учреждениеләре белән коммуникация ысулы. Әмма бу турыда беркем дә белми. Ни өчен? Чөнки болар өзек-өзек башкарыла, алар массакүләм матбугат чаралары, социаль челтәрләр, блогерлар белән аралашуларны берләштергән тулы бер системага корылмаган. Шундый система кормыйча гына мәдәни продуктны алга этәреп булмый».

Өченче «К», ягъни кооперациядә, Ирада Әюпова РУХ сүзен телгә алды. Әйе, рух тудыру кирәклеген әйтте.

«Габдулла Тукай исемендәге Казан аэропортында ук республика кунаклары бөек язучының рухы белән очрашырга тиеш. Моның өчен берничә секунд җитә. Таксида татар музыкасы, мәдәни проектларның анонслары яңгыраса, кеше үзе дә сизмәстән милли рухны сеңдерә башлый.

Кунакханәгә урнашкан турист теге яки бу мәдәни чарага бару турында ишарәләр күрергә тиеш, әлеге ишарәләр ул Татарстанда булганда аның артыннан ияреп йөрергә тиеш. Мәдәният «вирусын» һәр кеше, шул исәптән республикада яшәүчеләр дә эләктерергә тиеш. Ә мәдәният учреждениесенең бурычы – килгән кешенең кабат килү теләге тусын. Без югалган яки төсен югалткан «мәдәни ген»ны шулай кайтара алабыз».

Мәдәният министры татар язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү проблемасын да шушы өченче «К»да күтәрде.

«Бүген без татар сәхнәсенә еш кына тәрҗемә әсәрләрен чыгарабыз. Ләкин татар язучылары да төрле телләргә тәрҗемә ителеп, аларның пьесалары алдынгы театрлар репертуарына кертелсә, бу – алга китеш булыр иде.

Милли мәдәният үз эчендә бикләнеп саклана алмый, милли мәдәният интеграциядә генә саклана ала. Актив мәдәни экспансия булырга тиеш, әмма әлегә андый фактлар аз, булганнары да шәхси инициатива. Миләүшә Хабетдинова татар һәм совет классигы Аяз Гыйләҗевның китабын төрек һәм венгр теленә тәрҗемә иттерергә иреште».

Иҗат әһелләре һәм аларның горурлыгыбыз булган казанышлары да шушы өченче «К»да иде.

«Татарстанның мәдәният һәм сәнгатьне горурланырлыгы бар. Безнең иҗат берлекләрендә 334 язучы, 449 рәссам, 61 композитор, 55 кинематографист, 587 театр әһеле.

«Үткән ел Фәрит Бикчәнтәев Станиславский премиясе лауреаты булды, ә хореограф һәм биюсе Нурбәк Батулла «Алтын битлек» булды. Бу бюджеты 47 мең сум булган спектакльдәге роль иде.

Дөньякүләм опера йолдызы Альбина Шаһиморатова Большой театрның «Путешествие в Реймс» премьерасында катнашты. Биредә Татарстаннан Альбина Латыйпова белән Рузил Гатин да катнашты. Безнең яшь режиссерыбыз Айдар Җаббаров Камал театрында, Ленсовет театрында, «Современник»та спектакльләр чыгарды, МХаТта дебютка әзерләнә».

Ниһаять, Нурбәк Батулланың зур җиңүе беренче тапкыр Татарстанның зур сәхнәсеннән яңгырады. Нурбәкнең ул җиңүе милләтнең рухын күтәргән җиңү иде һәм җәмәгатьчелек бу җиңү турында зур трибуналардан ишетергә тели иде. Ишеттек.

Дүртенче «К», ягъни капитализациядән милли фактор эзләп тормыйк. Акча ул акча инде һәм аның күбрәк булуы хәерле. Мәдәният министры театр-тамаша учреждениеләрнең бер тамашачыга чыгымы 1300 сум булуын, һәм аныд 87 процентын дәүләт финанславын әйтте.

Шәрехлим: әгәр без Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов концертына барабыз икән, без билетны тулы бәясенә алабыз, ягъни, дәүләт аларның чыгымнарын компенсацияләми. Ә инде Тинчурин театрына «Гомер буе сине көтәм» спектакленә барасыз икән, 13 процентын гына түлисез!

Бишенче «К» – компетенция. Биредә кадрлар турында да сүз булды. Милли фактор күрсәтелмәсә дә, компетентлы милли кадрлар кирәген беләбез. Әйтик, безгә кимендә биш «Илфир Якупов» кирәк. «Кадим Нуруллин», «Раушания Сәүбанова», “Фәридә Исмәгыйлева”, «Рифат Фәттахов»ларны да клонласаң шәп булыр иде. Мәдәни менеджерлар кирәк безгә. Татар телле сәнгать белгечләре җитми. Тагын берничә «Нияз Игъламов» мәсәлән, тагын бер-ике Миләүшә Хабетдинова… Боларны Ирада Әюпова әйтмәде. Бишенче «К» турында сүз барганда кинокадрлар кебек шулар күз алдыннан узды.

Йомгаклау коллегиясе утырышында яңгыраган төп чыгышта кино турында сүз булса да, милли кинога кагылышлы мәгълүмат яңгырамады. Ә инде «Кино&Театр» фонды идарәсе рәисе Станислав Ершовның чыгышы бөтенләй өметне сүндергән кебек булды, ягъни, үз кадрларыбызны үстереп дөньяга чыгару турында түгел, ә читләрне китертеп эшләтү турында сүз бара. Кино дип сөйләшә башлаган соңгы 25 елда күп күрдек инде без тәмле-татлы вәгъдәләр белән килүчеләрне.

Төп чыгышта татар эстрадасы турында сүз булмады. Әмма соңыннан «Салават» яшьләр үзәге директоры, Салават Фәтхетдинов хатыны Ләйсән ханымга Татарстанның атказанган мәдәният хезмәте дигән исем тапшырылуны, Гүзәл Уразовага Россия мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы бирелүне, Мирсәет Сөнгатуллинның “Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнүен эстрадабызга хөрмәт дип бәяләдек.

Төп чыгышта авыл мәдәнияте турында да әйтелмәде. Аның каравы Биектау районыннан шәфкать туташы Айгөл Ташевцева авылда мәдәният, аның уңай һәм җитешмәгән яклары турында сөйләде.

Сабантуйлар турында да әйтелмәде. Артык күп әйтелеп кире реакция бирә башлаган теманы әйтми калу да хәерле.

Монысы десертка бер фикер:
«Милли мәдәниятне саклап калу турында сүз алып барганда, кайвакыт без хәзерге һәм 200 ел элек булган мәдәниятнең аермасын да аңлап җиткермибез. Тел дә вакыт белән үзгәрә, бу табигый күренеш. Шуңа күрә, иң мөһиме – төп кыйммәтләрнең нигезен саклап калу. Мәсәлән, татар җырында музыка гармониясе үзгәрүе яки үзгәрмәвенә караганда, аның сыйфаты һәм туган телдә яңгыравына игътибар күбрәк булырга тиештер», – диде мәдәният министры.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*