tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясенә карата уйланулар
Татар халкының үсеш стратегиясенә карата уйланулар

Татар халкының үсеш стратегиясенә карата уйланулар

Милли үсеш стратегиясен төзегәндә аның нигезе итеп без нәрсәне ала алабыз соң? Минем уйлавымча, кешенең яшәве генә дөньяга ниндидер кыйммәт бирә. Аның яшәвен, бәхетле булырга омтылуын, башка милләтләр белән тигез тормышта яшәргә теләвен беркем дә инкарь итә алмый. Кимсетелгән хәлдә, кайгы-хәсрәттә яшәргә теләүче кешеләр табылмас җир йөзендә.Шуңа күрә милли үсеш стратегиясе үзәгендә кеше торырга тиеш, аның бәхете, ихтыяҗлары, психологиясе, һәм физиологиясе торырга тиеш.

Ә кешенең бәхетле булуы нәрсәгә бәйләнгән соң? Нинди шартлар булганда кеше бәхетле була ала? Беренчедән – кеше нинди көнкүрештә, нинди матди һәм рухи дөньяда яши; икенчедән – матди һәм рухи яктан үзе дөнья белән, кешеләр белән ничек аралаша; өченчедән – сәламәтлектән; дүртенчедән – үзен һәм дөньяны танып белүдән; бишенчедән – аңлылыктан, һәр эшен аңлап, уңай нәтиҗәгә китерәчәген белеп эшләүдән. Шушы биш шартның берсе генә дә кирәкле дәрәҗәдә булмаса, җәмгыятьтә тискәре күренешләр булачагы көн кебек ачык.

Бу формуланың беренче шартын гына алып карыйк. Кеше нинди матди һәм рухи дөньяда яши. Һәрбер кеше – ниндидер милләт кешесе ул. ә безнең балаларыбызның күбесе туган телдә белем алудан да мәхрүм. Хәзерге заманда кеше хокуклары дигән сүз киң таралган, ә милләтләрнең хокуклары юкмени? Хакимият органнарының, партияләрнең, оешмаларның эшчәнлеге милләтләрнең бәхетле яшәвенә шартлар тудыруга юнәлтелергә тиеш. Әйтеп узылган биш шарттан беркем дә читтә кала алмый. Алардан качып булмый. Бу шартлар кирәкле дәрәҗәдә булмаса без бер нинди уңышларга да ирешә алмаячакбыз. Милли үсеш стратегиясендә сәясәтнең нәрсәгә юнәлтелергә тиешлеген һәм кешеләр бәхетле яшәү өчен нинди шартлар кирәклеген һичшиксез язып куярга кирәк. Бу нигез!

 

Фазыл Вәлиәхмәтов

Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе

23 гыйнвар 2019 ел

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*