tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәдәниятын саклау юлында
Татар мәдәниятын саклау юлында

Татар мәдәниятын саклау юлында

Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбендә һәм «Яңарыш» газетасы редакциясендә «Татар мәдәниятен саклау, үстерү: эш тәҗрибәсе, проблемалар, үсеш юллары» исемле семинар үтте.

Анда өлкәнең төрле районнарыннан 60лап укытучы, авыл һәм мәктәп китапханәләре, музейлары җитәкчеләре җыелдылар.

Кырынкул2Кырынкүлдә Төмәннең 52нче мәктәбендә Гөлниса Хөсәенова җитәкчелегендә укучылар төркеме рус һәм татар телләрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган музыкаль-әдәби композиция күрсәттеләр.

Аннары мәктәп директоры Алевтина Манкаева мәктәп тарихы, тормышы белән таныштырып китте. Китапханәче Вәлимә Нәбиева «Себернең әдәби энҗеләре» проектын башлавын хәбәр итте, якташлары – галим, фольклорчы Хәмит Ярмигә багышлап әзерләгән фильмын тәкъдим итте. «Себер татарлары» библиографик күрсәткечен төзегән Асия Сәйфуллина, Гөлнур Әхмәтова китап турында сөйләп, аны һәр катнашучыга тараттылар. Ә Гөлнур Нияз кызы өлкә фәнни китапхәнәсе эше, сайты белән таныштырды, куллану ысулларын төшендерде. Мәктәп укытучылары Халидә Кирамова Якуб Зәнкиев публицистикасында сугыш темасын, Светлана Тайчитдинова туганы – Дан ордены тулы кавалеры Яхиятдин Точединовның күп еллардан соң кабере табылу тарихын сөйләде.

Семинарны оештыручы – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Яңарыш» редакциясе каршында эшләп килүче «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе, язучылар берлеге әгъзасы, Төмән дәүләт университетының тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина «Яңарыш»ның – 25, «Әдәби Төмән»нең 11 еллыгына, Сөләйманов укуларына багышланган фото-слайдлар карарга тәкъдим итте. Әле яңа гына әзерләнгән якташларыбызның китаплары сүрәтләнгән плакат һәм Булат Сөләймановның “Әни” хикәясе татар һәм рус телләрендә бирелгән “Әни”-“Мама” китабын тәкъдим итте. 52нче мәктәп директоры А.Манкаевага үзендә 15 ел буе саклап килгән Хәмит Ярми портретын тапшырды. Килүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков сугыш ветераны Сәлим Аникин, Ямбай мәктәбе укытучысы Динара Мамикова мәктәп тарихы тасвирланган яңа китап, Яңа Атьял мәктәбе музее җитәкчесе Рәшидә Хәйруллина музей эше турында сөйләделәр. Китапханәчеләр һәм укытучылар күренекле кешеләребез портретларын табу, татар китапларын яңартып тору авырлашканын хәбәр иттеләр. Өлкә фәнни китапханәсендә татар бүлеге булганда бу эшнең җайга салынганын искә алдылар. Хәнисә Чәүдәт кызы Вагай районының Аксурка авылы китапханәчесенең бу проблеманы хәл итүен сорап өлкә губернаторы В.Якушев белән үткән туры әңгәмәгә дә чыгуын хәбәр итте. Соңгы елларда мәктәпләрдә, авыл китапханәләрендә татар матбугатына да аз язылалар. Моны җитәкчеләре акча юклык белән бәйлиләр. Х.Алишина алга таба китапханәчеләр белән бергә эшләргә, ешрак аралашырга кирәклеген белдерде.

Семинарда катнашучылар эшләрен «Яңарыш» газетасы редакциясендә дәвам иттеләр. Газета редакторы Алсу Сәгыйтова өлкәдә зур роль уйнаган татар матбугат чарасының эшчәнлеген фильм ярдәмендә күрсәтте. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ришад Сабиров Алсу Мөхәммәтәмин кызына, рәхмәт белдереп, газета хезмәткәрләренең фидакарь эшен билгеләп, өлкә Думасы депутаты Андрей Артюховның Рәхмәтнамәсен тапшырды.

– Соңардым, гафу итегез, шәһәр Думасы утырышы булды. Бик әһәмиятле мәсьәләләр каралды, – диде ул. – Бигрәк тә илдә барган кризис вакытында көндәлек кирәкле азык-төлекнең бәясен күтәрмәү турында карарлар кабул иткәндә кызу бәхәсләр барды. Авыр вакытларга күнеккән инде без. Татарлар тырыш халык, терлек асрап, бакчада яшелчә, җиләк-җимешне мул утыртып, үз азыгыбыз, көчебез белән тагын да бу кризисны да ерып чыгарбыз. Районнарга еш йөрергә туры килә, элек көтү вакыт тузан туздырып йөзләгән сыер кайта иде, хәзер унлаган сыер салмак кына үтеп китәләр.

Дарулар белән дә проблемаларны хәл итәргә тырыша хөкүмәт. Шулай бергәләшеп, ветераннарга, ятимнәргә ярдәм итеп, тынычлыкта яшик.

Барыгызны да илдәге Әдәбият елы, өлкәдәге татар мәдәният көннәре, “Яңарыш”ны киләсе юбилее белән тәбриклим.

Тәбрикләү сүзләреннән соң, Хәнисә ханым һәркемгә кимендә 25әр “Яңарыш” газетасын яздыруда булышырга тәкъдим ясады. “Газета минем тормышымда зур урын алып тора, – диде ул. – “Газета – ул пропагандачы, агитатор гына түгел, ә оештыручы да”, дигән В.И.Ленин”. Һәм кунакларга сүз бирде.

Алар, үз эшләре турында сөйләп, оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр. “Яңарыш”ның бик кирәклеген, тормыш энциклопедиясе икәнлеген билгеләп үттеләр. Мондый чараларның сирәк үткәрелүен, беренче генә тапкыр килүләрен, якташларыбыз чыгарган китапларның китапханәләргә барып җитмәвен хәбәр иттеләр. Тугыз авылы китапханәчесе Әлфия Айтбаева администрациянең социаль хезмәткәре Фатыйма Вабиева белән өй саен йөреп “Яңарыш”ка яздыруларын әйтте. Иске Александровка (Яркәү районы) урта мәктәбенә 7 авылдан балалар килеп укуларын, барлык укучының 80 проценты татар милләтеннән икәнлеген, ә татар теле һәм әдәбияты фән буларак укытылмавын белдерде башлангыч класслар укытучысы Фәридә Дәүләтчина. Туган телләрен бераз булса да өйрәтеп калуны максат итеп фольклор түгәрәге алып барыла, диде ул. Якташлары Советлар Союзы Герое Әнвәр Калиев батырлыгы белән таныштырды. Татар телен укыту мәсьәләсенә ачыклык кертеп, Хәнисә Алишина өлкә мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдерга керүен, аның шимбә көнне татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытырга мөмкин, дип әйтүен хәбәр итте.

Педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков: “Тәнкыйть кирәк. Газетада шигырьгә артык туры килми торган “шигырьләр” дә басыла. Заманында Тубылда чыга торган “Ленин юлы” газетасында шигырьләрем басылганы бар. Берничә шигыремә, бастыра алмау сәбәпләрен күрсәтеп, җавап килгән иде. Ә ник монда да шулай кире кайтармаска, яисә үзләрен чакырып сөйләшмәскә? Тубылда җирле шагыйрьләр белән утырыш булды.  Мин институтта 4 ел буе “Әдәби текстның анализы” фәнен укыткан идем. Шуннан чыгып әдәби әсәрләрнең ничек булырга тиешлеген беләм. Без каләм селкетүчеләр белән ай саен укулар үткәрергә сөйләштек.

“Яңарыш”ның эчтәлегенә килсәк, татар тормышын төрле яклап бирәсез, зур рәхмәт”, – диде.

Хәнисә Алишина: “Күренекле кешеләр турында сәхифәне башларга кирәк, алар турында языгыз, фикерләрегезне “Яңарыш”ка җибәрегез”, – дип семинарны йомгаклады. Кунакларга Зыятдин Низамов һәм Гөлнур Хәйруллина китаплары бүләк итеп бирелде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*