tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар мәктәбенә – 10 ел.
Татар мәктәбенә  – 10 ел.

Татар мәктәбенә – 10 ел.

Илебезнең кайбер төбәкләрендә балалар саны аз, белем дәрәҗәсе түбән дигән сәбәпләр белән, милли мәктәпләр ябылганда, Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге татар мәктәбендә укырга теләүчеләр күп булганлыктан,  киләсе уку елыннан сабыйларны  беренче сыйныфка конкурс нигезендә кабул итәргә ниятлиләр.

Ульяновск өлкәсендәге иң зур шәһәрләрнең берсе Димитровградта 15 меңнән артык милләттәшләребез  гомер итә. Шунлыктан, узган гасырның  сиксәненче елларыннан бирле мондагы татар җәмәгатьчелеге шәһәрдә татар мәктәбе ачу турындагы гозерләре белән йөри башлаганнар иде.

Ләкин шәһәр җитәкчелеге төрле сәбәпләр табып буш вәгьдәләрдән ерак китә алмады. Бары тик мэр булып бүгенге Губернатор Сергей Морозов килгәч кенә кан-кардәшләребезнең күптәнге хыялы тормышка ашты. Татарлар күпләп яши торган шәһәр районнарының берсендәге бинаны татар мәктәбе өчен файдаланырга дигән карар чыкты. Дөрес, 1958 нче елда төзелгән бинага бер генә тапкыр да ремонт булмаган, кем әйтмешли, тәрәзәләр ватык, ишекләре җимерек. Шулай да, Димитровградның ул вакыттагы татар автономиясе рәисе, бүген инде мәрхүм булган Роза Әхмәтҗанова һәм аның командасы куркып кала торганнардан түгел. Алар бөтен татар җәмәгатьчелеге белән бинаны төзекләндерүгә керешәләр.

Бу эштән балаларын мәктәпкә китерәчәк ата-аналар, укытучылар  да читтә калмады. Кем ничек булдыра алды, шулай ярдәм кулын сузды. Шулай ук бер үк вакытта мәктәпкә балаларны җыю эшен дә алып барырга туры килә.

Билгеле инде, 20 нче гасыр ахырында Саратов һәм Самара шәһәрләрендә  ачылган мәктәпләрдән соң, зур авырлыклар белән  төзекләндерелгән Димитровград мәктәбенә дә Татарстан хөкүмәте дә зур ярдәм итә – түбәне алыштыру өчен бер миллион сум күләмендә акча бирә. Шулай итеп, 2004 нче елның 13 нче августында яңа татар мәктәбе  21 нче гасыр балаларына үз ишекләрен ача. Семберлеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстаннан да зур делегация килә.

Менә инде ул вакыттан бирле 10 ел узып та киткән. Кызганчыка каршы, ул чорда  шатлыклы тантанада катнашканнарның байтагы бүген инде исән дә түгел. Ун ел дип әйтүе генә ансат бит, ә шул вакыт эчендә мәктәп директоры, укытучылар  өчен борчулы көннәр, йокысыз төннәр дә байтак булган. Бәйрәм тантанасында ул көннәр турында да искә алдылар, ун ел эчендә ирешелгән уңышлар хакында да горурланып  сөйләделәр. Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров та катнашты. Тырыш, таләпчән, булдыклы укытучылар коллективын, укучыларны, әти-әниләрне  бәйрәм белән котлады. Аларга уңышлар теләде

2

Биредә эшләүче укытучыларның 45 % ы югары, 50 % ы беренче категорияле белгечләр. Коллективның яртысыннан артыгы төрле елларда Россия мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Кем өчендер әлеге коры саннар гади бер статистик күрсәткеч булса, ә ата-аналарга алар мондагы мөгалимнәрнең бай тәҗрибәсе һәм уңышлары турында да сөйли.

Шуңа күрә дә бу мәктәптә укырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта баруы сәбәпле,   бүген   мәктәп җитәкчелеге алдагы елларда балаларны конкурс нигезендә кабул итәргә кирәклеге турында уйлана.  Кызганыч, мәктәптә урын җитмәгәнлектән, татар балаларының байтагы кире башка мәктәпләргә китә. Шунысы сөендерә, әлеге мәктәпне тәмамлаган укучыларның  100 % да  Казанда, Ульяновскида һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларына керәләр.

Мәктәп белән беренче көннән алып Татарстанның атказанган укытучысы һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган мәгариф хезмәткәре, таләпчән педагог, оста оештыручы Мөнирә ханым Джумаева җитәкчелек итә.

Мәктәпнең татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия укытучылар конкурсында катнашып алдынгы урынны алуы да, биредәге  укытучыларның югары һөнәри дәрәҗәдәге педагоглар булуы хакында сөйли.

Бәйрәмгә кунаклар якын–тирәдәге өлкә һәм республикалардан гына   түгел, Сахалиннан кадәр кайтканнар.

Ун ел эчендә мәктәпнең материаль-техник базасы да нык  яхшырды. Беренче елны Татарстан бүләк иткән  компьютерлар урынына хәзер яңалары, бүгенге заман таләпләренә җавап бирә торганнары куелган, һәр фән буенча программалар эшләнгән.

2007-2008 уку елында “Мәгариф” милли проект кысаларында  яңа компьютерлар, мультимедиапроекторлар, интерактив такталар, видеоплейерлар,телевизорлар һәм видеопрпоекторлар алына. Бүген  мәктәпнең һәр кабинетында заманча техника тора,  аларның һәрберсеннән дә интернетка чыгу мөмкинлеге дә каралган. Мәгьлүмати-китапханә үзәгендә дә  укытучылар һәм укучылар өчен шундый ук уңайлыклар тудырылган. Татар һәм рус телләрендә дәреслекләр, методик кулланмалар һәм матур әдәбият та һәр укучыга да җитәрлек кайтарылган.  Кем әйтмешли, укы һәм өйрән генә.

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән Рамис Сафин “Татарлар”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*