Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казан үзәгендә – яңа мәчет
Казан үзәгендә – яңа мәчет

Казан үзәгендә – яңа мәчет

Казан үзәгендә урнашкан “Туган авылым” комплексында озакламый мәчет ачылачак. 24 октябрьдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин комплекстагы мәчет булачак бинаны карады һәм хуҗалар белән аралашты. “Туган авылым” комплексы хуҗасы Радик Мөхәррәм сүзләренә караганда, мәчет тәүлек дәвамында эшләячәк. Бирегә теләгән вакытта килергә, намазлар укырга мөмкин булачак. Машина кую өчен махсус мәайданчык та булдырылган.

Мәчетнең хатын-кызлар өчен аерым залы, тәхарәтханәсе, хәләл кафесы һәм рестораны булачак. Иман йорты авыл мәчетләре төсле агач бүрәнәләрдән төзелгән.

Шулай итеп, Казанның 1000 ел еллыгына төзелгән башкала уртасындагы “Туган авылым”да динебезгә чакырып озакламый азан яңгыраячак.

http://dumrt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*