Семей шәһәрендәге Әлихан Бүкәйханов университетында Казахстан татар яшьләре форумының тантаналы ачылышы узды.
Чарада катнашучыларны сәламләп, беренче булып җәмәгать эшлеклесе, «Хак» татар-башкорт ассоциациясе рәисе Ахунжанов Габделхак Габдулла улы чыгыш ясады. Шулай ук кунакларны Абай өлкәсе эчке сәясәт идарәсе җитәкчесе урынбасары, Абай өлкәсе Казахстан халкы Ассамблеясе секретариаты мөдире Ыдырышева Гүлнүр Ниязбек кызы сәламләде.
Форумда Alikhan Bokeikhan University ректоры Койчубаев Александр Сергеевич та үзенең теләкләрен җиткерде. Шулай ук Абай өлкәсе татар иҗтимагый үзәге рәисе Ахунҗанов Җәлил Габделхак улы да сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
Чара барышында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Хәсәнов Райнур «Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларын тәкъдим итү: инициативалар ничек зур идеяләргә әверелә» темасына чыгыш ясады, Казахстан татарларына форум проектлары турында сөйләп узды. Форум кысаларында «Мирас» татар балалары һәм яшүсмерләр оешмасы рәисе, Шәкәрим университетының «Тарих һәм археология» фәнни үзәге хезмәткәре Мадияр Насыров катнашучыларны Семей шәһәре тарихы белән таныштырды. Алга таба чара экскурсия белән дәвам итте.
Шуны да әйтеп узарга кирәк: хәзерге вакытта Казахстанда укучы Казан яшьләре Ришат Биктаһир һәм Заһретдинова Рушана, Казахстан яшьләре Ислам Гомәров, Тугушева Суфия, Илнур Хибзулхак форумны әзерләүгә зур өлеш кертте.
Форум Татарстан һәм Казахстан татар яшьләре арасында дуслыкны ныгыту, мәдәни бәйләнешләрне үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен мөһим мәйданчык булып тора.





