16 июльдә мәшһүр татар музыканты, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга 75 яшь тулды.
Рамил Сөләйман улы Курамшин – Нижгар төбәге татар халкына биргән иң мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Рәшит Ваһаповлар, Хәйдәр Бигичевлар белән бер дәрәҗәдә торучы милли горурлыгыбыз.
Рамил Сөләйман улы гомере буе армый-талмый татар мәдәниятенә, татар халкына хезмәт итте. 24 ел буена Илһам Шакировның төп баянчысы булу үзе генә дә ни тора!
Кызганыч, бүгенге көндә Рамил абый нык чирли, урын өстендә ятарга мәҗбүр, матди һәм мораль яклауга мохтаҗ.
Аллаһыга шөкер, юбилей көннәрендә легендар шәхесебезгә игътибар, кадер-хөрмәт булды. Газета-журналларда аның турында саллы мәкаләләр чыкты, радио-телевидение аның иҗатын киң яктыртты.
Татарстан президенты администрациясе, хөкүмәте, дәүләт советы, мәдәният министрлыгы вәкилләре Рамил абыйны фатирына килеп тәбрикләде. Рәхмәт аларга!
Әлбәттә, котлауларның иң кадерлесе якташларыбыздан булды. Дөресен әйтим, Рамил абый аларны көтте. Барган саен: “Мин якташларга бөтенләй кирәк түгел икән”, – дип көрсенеп тә куя иде.
Һәм нәкъ менә юбилей көнне Рамил абыйның авылдашлары – “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндәрҗанов һәм милләтпәрвәр эшмәкәр Ирфан Шаипов Казанга махсус килеп атаклы якташыбызны котладылар, бүләкләрен тапшырдылар.
Гаҗәеп җылы, матур очрашу булды бу. Рамил абыйның сөенгәнен күрсәгез иде!
Икенче көнне аның хәләл җефете Рузалия ханым да шалтыратып, елый-елый рәхмәтләрен белдерде. “Якташларының килүе Рамилне бөтенләй терелтеп, яшәртеп җибәрде бит”, – ди ул.
Рәхмәт сезгә, Олег әфәнде, Ирфан әфәнде! Рамил абыйны зурлап, сез бик изге гамәл кылдыгыз! Сез иң элек безнең туган ягыбызны зурладыгыз, туган ягыбызның дәрәҗәсен дә саклап калдыгыз.
Бәлки, башка якташлар да сездән үрнәк алыр. Әле соң түгел. Исәннәрнең кадерен белик!
Рифат ФАТТАХОВ.
“Туган як” газетасы