tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар музыканты Рамил Курамшинны якташлары юбилее белән котлады
Татар музыканты Рамил Курамшинны якташлары юбилее белән котлады

Татар музыканты Рамил Курамшинны якташлары юбилее белән котлады

16 июльдә мәшһүр татар му­зыканты, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга 75 яшь тулды.

Рамил Сөләйман улы Курамшин – Нижгар төбәге татар халкына биргән иң мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Рәшит Ваһаповлар, Хәйдәр Бигичевлар белән бер дәрәҗәдә торучы мил­ли горурлыгыбыз.

Рамил Сөләйман улы гоме­ре буе армый-талмый татар мәдәниятенә, татар халкына хезмәт итте. 24 ел буена Илһам Шакировның төп баянчысы булу үзе генә дә ни тора!

Кызганыч, бүгенге көндә Рамил абый нык чирли, урын өстендә ятарга мәҗбүр, матди һәм мо­раль яклауга мохтаҗ.

Аллаһыга шөкер, юбилей көннәрендә легендар шәхесебезгә игътибар, кадер-хөрмәт булды. Газета-журналларда аның ту­рында саллы мәкаләләр чыкты, радио-телевидение аның иҗатын киң яктыртты.

Татарстан президенты адми­нистрациясе, хөкүмәте, дәүләт советы, мәдәният министрлыгы вәкилләре Рамил абыйны фати­рына килеп тәбрикләде. Рәхмәт аларга!

Әлбәттә, котлауларның иң ка­дерлесе якташларыбыздан булды. Дөресен әйтим, Рамил абый алар­ны көтте. Барган саен: “Мин якташ­ларга бөтенләй кирәк түгел икән”, – дип көрсенеп тә куя иде.

Һәм нәкъ менә юбилей көнне Рамил абыйның авылдашлары – “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндәрҗанов һәм милләтпәрвәр эшмәкәр Ирфан Шаипов Казанга махсус килеп атаклы якташыбыз­ны котладылар, бүләкләрен тап­шырдылар.

Гаҗәеп җылы, матур очрашу бул­ды бу. Рамил абыйның сөенгәнен күрсәгез иде!

Икенче көнне аның хәләл җефете Рузалия ханым да шалтыратып, елый-елый рәхмәтләрен белдер­де. “Якташларының килүе Рамил­не бөтенләй терелтеп, яшәртеп җибәрде бит”, – ди ул.

Рәхмәт сезгә, Олег әфәнде, Ир­фан әфәнде! Рамил абыйны зур­лап, сез бик изге гамәл кылдыгыз! Сез иң элек безнең туган ягыбыз­ны зурладыгыз, туган ягыбызның дәрәҗәсен дә саклап калдыгыз.

Бәлки, башка якташлар да сездән үрнәк алыр. Әле соң түгел. Исәннәрнең кадерен белик!

Рифат ФАТТАХОВ.

“Туган як” газетасы

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*