Быел «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесе беренче тапкыр телевизион форматта узачак. Оештыручылар – «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Шаян ТВ» каналы. «Эстафетаны Филармониядән кабул итеп алдык», – ди алар. Бәйгенең быелгы үзенчәлекләре турында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе гамәлгә куйган «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз бәйгесе инде өченче мәртәбә уздырыла. Моңарчы оештыру эшен Татар дәүләт филармониясе башкарды. Шушы кыска гына вакыт эчендә сүз сәнгатенә, татар әдәбиятына битараф булмаучылар арасында шактый зур кызыксыну уятырга өлгерде ул бәйге. Узган ел катнашучылар саны өч меңнән артык иде. Быел да шуннан ким көтмиләр.
– Эстафетаны кабул итеп алдык. Бик җаваплы һәм мәртәбәле эш. Тагын да киңрәк аудиторияне колачлау максатыннан, быел әлеге бәйге телевизион форматта уздырылачак, – дип сөйләде «Шаян ТВ» каналы баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова.
Оештыручылар гына түгел, «Татар сүзе»нең жюри составы да үзгәргән. Жюри рәисе – Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Катнашучыларны бәяләүчеләр арасында Тинчурин театры артисты Ирек Хафизов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, профессор Искәндәр Гыйләҗев, халык артисты Луара Шакирҗанова һәм башкалар бар.
Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, халык артисты Рамил Төхвәтуллин әйтүенчә, бүген нәфис сүзгә ихтыяҗ кими.
– Сүз гаять зур көчкә ия. «Татар сүзе» газиз ана телебезне яклау, саклау, киләчәк буынга тапшыру миссиясен башкара. Татар телендә шигырьләр укыйлар, татарча җырлар башкаралар, гомумән, тел кулланышта бар икән, ул яшәячәк. Безнең максат та шуннан гыйбарәт, – диде ул. – Бүген нәфис сүзгә ихтыяҗ кими. Бигрәк тә эстрадада. Кешеләрнең озын-озын поэмалар тыңларга вакытлары да, теләкләре дә юк. Әмма без бирешмәскә, барыбер тырышырга тиеш. Киләчәгебез – балаларыбызның кулларында. Менә шундый бәйгеләр аша аларда да телгә, сүзгә карата игътибар уятып, талантлы балаларны барлау, тәрбияләү – безнең бурыч.
Быел да бәйгедә җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә. Премия фонды – 1 млн сум.
– «Татар сүзе» инде брендка әйләнде. Катнашучыларның елдан-ел артуы – моның ачык мисалы. Быел да катнашучылар күп булыр дип уйлыйбыз, инде гаризалар шактый килде, – диде оештыру комитеты җитәкчесе Роза Әдиятуллина.
Катнашучыларның эшләре түбәндәге яшь категорияләрендә бәяләнә:
– 10 яшькә кадәр (10 яшьне дә кертеп);
– 11–17 яшь (11 һәм 17 яшьне дә кертеп);
– 18 яшь һәм өлкәнрәкләр;
– үзе язган әсәрләрне сөйләүчеләр – 15 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар;
– иҗади гаилә;
– профессионаллар.
Чыгышлар шигърият һәм проза номинацияләрендә бәяләнәчәк. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Гала-концерт 2023 елның апрелендә булачак.
Лилия Гыймазова