tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда «БәлешФест» милли аш-су фестивале була
Башкортстанда «БәлешФест» милли аш-су фестивале була

Башкортстанда «БәлешФест» милли аш-су фестивале була

Шимбә, 20 августта, Башкортстанның Бүздәк авылы спорт һәм ял паркында «БәлешФест-2022» традицион милли аш-су фестивале узачак. Бу хакта оештыручыларга сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.

Кунакларга башкорт, татар, рус, чуваш, мари, мордва, удмурт ризыкларын тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмнең төп символы милли бәлеш була. Кулинарлар аны әзерләүдә ярышачак, ә жюри иң яхшы осталарны билгеләячәк, диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*