tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар» һәм «Сәләт» бергә уңай нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм
Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар» һәм «Сәләт» бергә уңай нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм

Рөстәм Миңнеханов: «Адымнар» һәм «Сәләт» бергә уңай нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Адымнар” күп телле белем бирү комплекслары һәм “Сәләт” хәрәкәте эшчәнлеген зур өметләр баглады. “Адымнар” мәктәбе “Сәләт” хәрәкәте белән бергә позитив нәтиҗәләр бирер дип уйлыйм”, – диде ул Яшел Үзәндә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.

“Адымнар” мәктәбе – яңа эш форматы, заманча полилингваль мәктәпнең аерым бер фәлсәфәсе”, – диде Президент. Ул бу мәктәпләр челтәре республиканың беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев башлангычы белән гамәлгә куелганын искәртте. “Әле башкарасы эш күп. Безнең өметләр зурдан”, – диде.

Бүгенге көндә дүрт комплекс эшли. 2022 елның 1 сентябрендә тагын ике мәктәп – Түбән Кама һәм Әлмәттә үз ишекләрен ачачак.

“Үз илеңнең патриоты булу – туган ягыңны, телеңне ярату, культураны, тарихи үткәнне хөрмәтләү. Республикада туган телләр һәм әдәбиятларны өйрәнү өчен шартлар тудырылган”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.

“Безнең бурыч – университет, Фәннәр академиясе белән берлектә, яңа буын дәреслекләр әзерләүне дәвам иттерү, беренче чиратта, татар телендә һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрендә дәреслекләрне булдыру”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*