tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырдылар
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырдылар

Кичә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, урта һөнәри дини белем алу хакында дипломнар алды.

Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Барлыгы 63 укучы – 23 ир-ат һәм 40 хатын-кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан таныклыклар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Ир-атларга имам-хатыйб һәм ислам нигезләре укытучысы, ә хатын-кызларга мөгаллимә квалификациясе бирелде. Яңа һөнәргә ия булган белгечләрне киләчәк хезмәт юлларында уңышлар теләп остазлары озатып калды.

Тәбрикләү һәм нәсыйхәт сүзләрен беренчеләрдән булып мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде. Ул бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алуның мөһимлеге турында белдереп, алган белемнәрнең өммәт өчен файдалы булуын теләде.

Шәкертләр Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан район-шәһәрләреннән килеп укыды. Укучылар арасында Самара, Свердловск, Чиләбе, Саратов, Красноярск, Мәскәүдән килүчеләр бар иде. Алар һәммәсе дә татар телендә 4 ел дәвамында ислам фәннәрен үзләштерде һәм үзләре яшәгән өлкәләрдә татар телендә ислам нигезләрен җиткерүче әзерлекле белгечләр, имамнар, мөгаллимнәр булып җитеште. Читтән торып уку бүлеге шәкертләре уку дәверендә 34 фәннән имтихан тотты, аларга 8 остаз гыйлем бирде, диелә хәбәрдә.

  • «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – Россиядәге иң билгеле мәгариф учакларының берсе. Биредә төрле елларда Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Мәҗит Гафури кебек татар зыялылары белем алган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*