Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
– Балаларга икмәкнең кайдан килеп чыгышын, икмәк кадере турында сөйләдек. Ипи турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшердек, шигырьләр укыдык, сорауларга җаваплар таптык. Безнең өстәлгә ипи килеп җиткәнче күпме хезмәт кергәнен, күпме кеше кулы аша үтүе турында аңлатырга тырыштык, – дип сөйли мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Чыганак: yashel-uzan.ru