tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мисырда мөселман дин белгече Муса Бигиевның кабере табылган
Мисырда мөселман дин белгече Муса Бигиевның кабере табылган

Мисырда мөселман дин белгече Муса Бигиевның кабере табылган

Мисырда мөселман галиме һәм дин белгече Муса Бигиевның кабере табылган. Бу эштә Татарстан вәкилләренә Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгының Мисырдагы вәкиллеге ярдәм күрсәткән.

Мисырның Туризм һәм борынгы тарих министрлыгы махсус комиссиясенең архив чыганаклары белән эшләве һәм кырда үткәрелгән тикшеренүләр Бигиевның Каһирәнең Әл-Афифи районындагы «Афандина» король мавзолеенда җирләнүен раслаган.

19 октябрьдә галимгә багышланган истәлек тактасы ачылды. Әлеге тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мисырның соңгы хедивы Аббас Хильми II нең оныгы принц Аббас Хильми, Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгының Мисырдагы вәкиллеге җитәкчесе Марат Гатин, шулай ук Мисырның Туризм һәм борынгы тарих министрлыгы вәкилләре катнашты.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*