Күптән түгел генә театр һәм кино актрисасы Алеся Корсакның инстаграм битендә үзе белән татар телендә таныштырган видеосы барлыкка килде. Видео астына ул татар культурасына мөкиббән булуы һәм татар телен өйрәнүе хакында язган.
Алеся – рус кызы, нәселендә татар кешесе юк. Тумышы белән Мәскәү өлкәсеннән. Татар телен өйрәнү теләге аңарда ничек һәм кайчан барлыкка килгән? Якынрак танышу максатыннан мин аның үзенә яздым. Русча язган хатыма ул шунда ук татарча җавап бирде.
– Мин Мәскәү мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлегендә укыдым. Татарча сөйләшүне дә беренче тапкыр университетта ишеттем. Төркемебездә берничә татар егете укыды һәм алар кайвакыт үзара татарча сөйләшәләр иде. Шул егетләрнең берсенә гашыйк булуым да татар теле белән кызыксына башлавыма этәргәндер. Беренче әйткән фразамның “Мин сине яратам” булуы да гаҗәп түгел инде. Танышларым арасында татар булганнарга да шул сүзләрне белүемне горурланып әйтә идем. “Болай булгач, Татарстанда югалып калмыйсың!” дип хулап куялар иде. Беренче мәхәббәт үтте, ә менә телгә карата кызыксыну һәм аның белән бәйле булган яхшы тәэсирләр калды. Телне шунда ук өйрәнә башламадым, соңрак үз вакыты белән килде ул миңа. Аныңча инглиз һәм француз телләрен өйрәндем, – дип сөйләде Алеся.
Мәскәүдә яшәгәч, татарча аралашу мохите юк дәрәҗәсендә. Татар телле танышлары да, аралашу тизрәк барсын өчен, рус теленә күчәләр икән. Әмма Алеся телне шомарту җаен тапкан. Ютубта татар блогерларын күзәтә, субтитрлы татар фильмнарын карый, заманча татар музыкасын тыңлый, Мәскәүгә гастрольләр белән килгән спектакльләргә йөрергә тырыша.
– Татар теле укытучым Лилиана Сафина белән дә аралашырга яратам. Ул миңа тел һәм татар культурасы турында бик күп мәгълүмат бирә. Телләр өйрәнүгә сәләтем дә, мотивация дә бар. Нәрсә дә булса барып чыкса, аны тагын-тагын эшлисем килә, – ди актриса.
Аның өчен иң авыр бирелгәне – француз теле. Бу телне 17 яшеннән үк өйрәнә башлаган. Һәр телнең үз алгоритмнары бар, аларны өйрәнсәң, шул телдә сөйләшүнең җаена төшенәсең дигән фикердә Алеся. Инглиз телен бала вакытында ук уен формасында өйрәнгән, шуңа да грамматика белән проблемалары булмаган.
– Иң мөһиме – ялкауланмаска, яңа сүзләр һәм алар кулланыла торган фразаларны ятларга кирәк. Татар телен өйрәнү дә җиңел бирелә, әмма ул Европа телләреннән бик нык аерыла. Мине иң гаҗәпләндергәне – сүздә суффиксларның күплеге. Мин аны шампур белән чагыштырдым. Сүз тамырына, ит кисәкләре кебек, суффикслар тезелә бара. Сүздә “ы” хәрефе аша бара торган “жы” һәм “шы” иҗекләрен күргәч тә аптырап кала идем. Мәктәптә укыганда рус теле дәресендә “жи-ши” “и” аша языла дигән кагыйдәне шулкадәр башка керткәннәр, татар теле дәресендә шул иҗекләрне язганда кул калтырый башлый, “ы” дип язсам, дөрес эшләмим кебек тоела иде. Хәзер ияләндем. Бу кагыйдәне икеләнмичә кабул итәм. Татар фонетикасы французныкына охшаган, анда да борын авазлары, “ө” и “ү” сузыклары бар. Француз теле укытучысы да, Татарстаннан килгән егет-кызларда француз фонетикасы буенча проблема тумый, дип әйтә иде, – ди Алеся.
Сүз арасында аның туган телне өйрәнү мәсьәләсе турындагы фикере белән дә кызыксындым. Аныңча, телне модалы итәргә кирәк.
– Безнең ишегалдындагы балаларның үз теле, хәтта алфавиты бар иде. Аны үзебез уйлап таптык һәм башка балалардан аерып тора торган үзебезгә генә хас телебез булу белән горурлана идек. Фильмдгы кебек супергерой итеп тоя идек, чөнки ул бездә генә бар. Үз телеңне дә, дәүләт телен дә белү ул синең уникаль булуыңны күрсәтә, кешегә шуны төшендереп булса, бик әйбәт булыр иде, – ди Алеся.
Алесяда гарәп телен өйрәнү теләге дә бар.
– Әмма башта татар телен ныклап өйрәнеп бетерәсем бар. Моннан тыш, татар телендә гарәптән кергән сүзләр дә күп. Өйрәнү авыр булмас кебек, – ди ул.
Алеся ике ел элек ире белән Казанга килгән булган. Башкалабыз аларның күңелләрендә ризыкка мул шәһәр булып истә калган.
– Кайда һәм нәрсә ашарга дигән проблемасы булмаган бердәнбер шәһәр ул. Татар кунакчыллыгы турында исә риваятьләр дә йөри. Мин бервакыт татар туен оештыруда катнаштым. Татарларның чәй яратуы миф түгеллегенә инандым. Туйда чәй бик күп эчелде. Мин үзем дә чәйне бик яратам. Көнчыгыш мотивлары исә татар культурасы белән аһәңдәш. Алар ниндидер тылсымлылык өсти. Ул архитектурада да, телдә дә, кешеләрнең үз-үзләрен тотышында да сизелә, – ди Алеся.
Дилбәр Гарифуллина
shahrikazan.ru