tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе физик культура академиясе базасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды
Идел буе физик культура академиясе базасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды

Идел буе физик культура академиясе базасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды

Көрәш буенча Россия чемпионаты Идел буе физик культура академиясе базасында узды. Ярышларда Татарстан егетләренә тиңнәр табылмады. Әлбәттә, ничек кенә узса да, көрәш бәйгеләрен сагынганбыз икән.

Россия чемпионаты нәтиҗәләре буенча киләсе елга узачак дөнья чемпионатында Россия командасы данын яклаячак көрәшчеләр ачыкланырга тиеш иде. Ун үлчәүнең тугызында җиңү яулап, Татарстан егетләре бүген үк үз урыннарын алып куйды дияргә була.

Ярышка нәтиҗәләр ясауны Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллиннан сорадык. Ярышларны оештыруда Россия һәм дөнья көрәш Федерацияләре Президенты Җәүдәт Мидхатович Миннәхмәтов зур тырышлыгын куя. Гомумән, Татарстанда уздырыла торган барлык ярышлар да спортчыларны яхшы кабул итү, урнаштыру, ярышларның зур югарылыкта кискен, дөрес алып баруы белән аерыла. Килгән көрәшчеләр дә Татарстаннан разый булып китә.

Җиңүчеләр арасында Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Кәримуллин Динар, Синякаев Рамил, Кәлимуллин Ренас, Галимуллин Ранис, Галимов Илнар, Раил Нургалиев, Галләмов Муса, Фәйзуллин Фәрхәт кебек көрәшчеләребез.

Җиңү ул беркайчан да җиңел бирелми. Сиңа каршы коверга чыккан көрәшче сине җиңәм дип чыга. Шулай булгач, безнең егетләрнең җиңүен дә җиңел бәяләргә кирәкми, күпме тырышлык белән ирештеләр алар бу нәтиҗәгә. Командабыз да хаклы рәвештә беренче урынны яулады.

Көрәшчеләрне ярышка әзерләүдә Федерация җитәкчеләренә, баш тренер Фәрит Шәйхетдиновка, өлкән тренер Җәүдәт Хөсәеновка да зур рәхмәтемне җиткерәм, дип белдерде әлеге ярышларда команда җитәкчесе булып чыгыш ясаган Равил Хәйруллин.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*