
Очрашу бик күңелле узды, дип хәбәр итә Бакудан Сания Альмашева. Чәй табыны янында аралашу барышында, Чикиро “ак калфак”лыларга үзе хакында һәм татар телен ничек өйрәнгәнлеген сөйләгән. Ул татар җырларын да бик ярата икән. Очрашуда хатын-кызлар җырлады да, бергәләшеп биеделәр дә.