tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ирада Әюпова: Виртуаль трансляцияләр читтәге татарлар өчен кызыклы булачак
Ирада Әюпова: Виртуаль трансляцияләр читтәге татарлар өчен кызыклы булачак

Ирада Әюпова: Виртуаль трансляцияләр читтәге татарлар өчен кызыклы булачак

ТР Мәдәният министрлыгы читтә яшәүче татарларны да күздә тотып виртуаль концерт заллары проекты буенча актив эш алып барачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында милли проект эшчәнлеге буенча иҗтимагый фикер алышуларга бәйле утырыштан соң мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга сөйләде.

“Без виртуаль концерт заллары буенча алты гариза биргән идек. Аның бишесе кабул ителде. Алар республика шәһәрләрендәге музейларда, китапханәләрдә һәм сәнгать мәктәпләрендә урнашачак. Без виртуаль концертлар проектын алга таба да гамәлгә ашырачакбыз. Алар бик кирәк”, – диде Ирада Әюпова.

Министр онлайн спектакльләр буенча Камал театрының уңышлы эшләвен искәртеп узды. Филармония белән дә бу юнәлештә эш алып барылуын әйтте.
Ирада Әюпова мондый проектларның әһәмиятен билгеләп үтте. “Мондый виртуаль тамашалар Татарстанда яшәүчеләргә генә түгел, читтәге татарлар өчен зур әһәмияткә ия. Алар татар концертларын, спектакльләрен онлайн карый алачаклар”, – диде ул.

“Мәдәният” милли проекты кысаларында алып барылган эшчәнлек буенча ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*